Алсу Рәхимҗанова: «150гә якын сыерны берүзем саудым»
«Яшел Үзән» газетасының элеккеге редакторы, бүгенге көндә «Болгар» радиосының яңалыклар хезмәте өлкән мөхәррире Люция Шәрәфиева республикабызның мәгълүмат үзәгендә кайнап яши. Безнең районга кагылышлылары булса, шундук хәбәр итеп, уртаклаша, рәхмәт төшкере.
Бу юлы фото белән: «Олы Ачасырдан, атказанган исеме алды», – дип язып җибәрде. Кап-кара костюмнан басып торучы гүзәл ханымны күрдем дә: «Бездә мондый укытучылар юк», – дидем. Әлеге дәрәҗәле исемнең ешрак педагогларга бирелүенә өйрәнгән бит инде, сер түгел. Озак еллар сыер савучы булып хезмәт иткән, бүген дә үз эшен яратып, намус белән башкаручы авылдашым Алсу Рәхимҗанованың «Татарстан Республикасының Атказанган терлекчесе» дигән мактаулы исемгә лаек булуын белгәч, ничек шатланганымны, горурлык хисләре кичергәнемне белсәгез икән! Бар гомерен физик көч, җаваплылык, түземлек таләп иткән һөнәргә багышлаган гап-гади авыл хатын-кызының шушындый югары дәрәҗәгә ирешүенә сөенмәслекме соң?!
Кечкенәдән ферма тирәсендә буталып кына калмыйча, кул белән сыер саварга да ярдәм иткән кыз, мәктәпне тәмамлауга, ике дә уйламый, Буа ветеринария техникумына ветеринария белгечлеге буенча укырга керә. Авылга кайтып, колхозга зоотехник-селекционер булып эшкә урнаша. Ул токым сыйфатын яхшырту өчен хайваннарны сайлап алу яки яраксызга чыгару, хисап төзү өчен җаваплы була. «Совет» колхозының гөрләп торган чаклары. Ул елларда авылның ике башында да ферма бар куәтенә эшли, мөгезле эре терлек саны гына да меңләгән.
– 90нчы еллар. Икенче баламны табып, декреттан соң, яшь таналар җыеп, үземә бер төркем туплап, сыер сава башладым. Иртә-кич фермада, җәен болынга бара идек. Колхозлар таркалып, районга инвестор килгәч, без – бер төркем сыер савучыларны «Әҗәл терлекчелек комплексы» ҖЧҖкә вахта йөртә башлады, – дип искә ала ул елларны Алсу апа. – Өй каршында гына урнашкан фермага йөрергә күнегелгән бит инде. Шуңа да сменалы эшкә җайлашуы әүвәл читен булды. Тик адәм баласы һәрнәрсәгә өйрәнә ала, без дә югалып калмадык, шөкер.
Әйе, әйтүе генә җиңел, 2000гә якын савым сыеры булган зур комплекста алдынгы заманча технология белән эшләү тизлек, игътибар, осталык сорый. Бу сыйфатларның барысын да үзендә булдырган Алсу апаны җитәкчеләр дә күреп ала, үз сменасында өлкән сыер савучы итеп билгелиләр. Аягына операция кичергәч кенә, үз авылындагы фермада үгезләр карарга мәҗбүр була. Шулай да, сәламәтлеге азрак тернәкләнә башлагач, янә комплекска кайта. Менә шулай, сменалап эшләвенә 12 ел вакыт узып та китә. Гаилә, абзар тулы терлек, кош-корт та бар бит әле. Алсу апа барысына да өлгерә. Чөнки гаиләсенең ярдәмен тоеп яши. Әле алга таба да хезмәтен Татар Әҗәлендә дәвам иткән булыр иде, бу юлы ире Ринат абый җитди авырый башлый. Өйдә ятып булмый дип, клубка идән юарга керә. Бер еллап вакыт узгач, Олы Ачасырдагы ферма мөдире Фәрит Исламов сыер саварга чакыргач, каршы килми. Бүген инде Олы Ачасырда савым сыерлары юк. Алсу апа бозаулар карый.
– 150гә якын сыерны берүзем саудым, бозаулар да карадым. Шулай беркөнне эштән чыктым да, җитәкчебез Марат Галимҗанов: «Арыгансың инде, Алсу апа», – дип дәште. Мин дә югалып калмадым: «Арыдым шул, иртәнге 5тә килгән идем, төшке аш вакыты килеп җитә, мин әле өйгә кайтмаган. Апалар тукта, җитте, дип орыша. Кәҗә медале бирерләр инде үзеңә дип тә көләләр», – дип әйттем. Шулчак ул уйга калды да: «Чынлап та, сез бит бүләкләүгә лаек!» – диде. Бер ай да узмады, районның авыл хуҗалыгы идарәсеннән шалтыраттылар. Район башлыгының грамотасын, соңрак министрлыкныкын алдым. Яшел Үзән Сабан туе көнне Марат Галимҗанов иртәнге биштә үк телефонга сөенечле хәбәр язып җибәргән. Мин күкнең җиденче катында идем. Шундый дәрәҗәгә менәрмен дип ышанмадым да хәтта. Ә инде Рәисебез янына барып баскач, үземне канатлы кош кебек хис иттем. 37 ел – фермада! Марат Фәрит улы булмаса, мондый дәрәҗәгә ирешмәс идем. Гомер буе исем алу өчен эшләмәдем, шулай да җитәкчеләребезнең хезмәтебезне бәяләүләре шатландыра, алга таба да дәртләнеп эшләргә көч бирә, – дип сөйли шатлыклы күз яшьләрен сөртеп Алсу Рәхимҗанова.
– Гомере буе үз һөнәренә тугры, җаваплы хезмәткәр ул Алсу апа. Шөкер, бүген дә «Идел аръягы нәсел эше» ҖЧҖ филиалы «Ачасыр терлекчелек комплексы»нда таналар карый. 400ләп баш терлек бар, 12 хезмәткәр эшли. Алсу апаны яшьләргә үрнәк итеп куяр идем һәм дәрәҗәле исем алуга да бик лаеклы, – дип сөйли ферма мөдире Марат Галимҗанов.
Менә шулай, һәр көн ферма, комплекс юлын таптаган әңгәмәдәшем белән гел мал-туар турында гына сөйләшәбез. Ә бит шушы еллар дәвамында ныклы гаилә корырга, өч бала табып, төпле тәрбия бирергә һәм тавык та чүпләп бетерә алмаслык хуҗалык эшләрен дә тартырга кирәк. Яшьлек елларына кайтып килдек…
Мәкаләнең дәвамын «Яшел Үзән» газетасының 37нче санында (20 сентябрь, 2024 ел) укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев