Газы, юлы булмаган Үтәнгеш авылы бүгенге көндә ничек җан асрый?
Районыбызның гүзәл табигать кочагында, тирә-юнен урманнар әйләндереп алган искиткеч матур урында урнашкан Үтәнгеш авылында булып кайттык. Олы Яке җирлегенең иң кечкенә авылларының берсе ул, биредә бары 12 кеше яши, җәен халык саны арта. Газы, юлы булмаган авыл бүген ничек җан асрый соң?
Асфальт юлдан Каратмәнне узып, сулга борылып кергәч, табигатьнең матурлыгына хозурланырга гына кала. Кырлар, болыннар аша авылга илтүче юлга, ә ул биш чакрым, азрак булса да таш түшәлгән. Элек әле анысы да булмаган. Иң беренче булып, кышын кардан ничекләр генә ачып бетерәләр икән, дигән уй килде башка. Узган елгы кебек карлы кышта бигрәк тә җиңелгә туры килмәгәндер. Без, мәсәлән, авылга кайтканда юллар ачылганмы икән дип, уйлап та карамыйбыз. Асфальттан җилдерәбез генә. Ә монда, авылга кадәр керү өчен генә дә, тракторга ике көн бертуктамый эшләргә кирәк.
Гөмбәчеләр өчен җәннәт инде биредә, аларның тулы чиләкләренә кызыга-кызыга Үтәнгешкә килеп җиткәнебезне сизми дә калдык. Авыл башында ук зират урнашкан, иң әүвәл тирә-юнененең чисталыгы, коймаларының төзеклеге игътибарны җәлеп итте.
Авыл кечкенә булса да, карап, хәсиятләп торалар. Тарихка күз салсак, биредә 1949 елда – 300, 2017 елда 14 кеше яши. Бүген, әйткәнемчә, 12 кеше гомер кичерә. Авылга XVIII йөз уртасында нигез салына.
Алабута, әрем баскан ятим йортларны күргәч, йөрәк өзгәләнеп куя. Кайчандыр монда тормыш кайнап, гөрләп торган бит инде. Балалар туган, морҗадан төтен чыккан, тәмле ризык пешкән, капкасы көненә күпме ачылып, ябылган... Бүген нәүмиз булып утыручы йорт тәрәз төпләрендә гөлләр дә үсми, кайтып капкасын ачучы, үләннәрен таптап керүче дә юк. Бөек Ватан сугышы елларында «Фрунзе» исемендәге миллионер колхоз үзәге шушы авылда булып, гаҗәеп матур табигате, төзек йортлары, каралты-куралары, бай тормышы, хезмәттә оешканлыгы белән әйләнә-тирәдә дан тоткан. Үз мәктәбе, кибете булган. 60-70 хуҗалыклы авылның ат абзары, сыер, сарык, тавык фермалары гөрләп торган. Тимерче, ике тегермән эшләгән. Ә бүген авылда тынлык…
Рәмзия апа Йосыпова (рәсемдә) Үтәнгештә туып үскән һәм аны авылның старостасы дип тә йөртәләр. Чөнки нинди генә сорау булса да, иң беренче аңа мөрәҗәгать итәләр. Сабыр, киң күңелле, олы йөрәкле Рәмзия ханым берәүне дә кире какмый, хәленнән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша.
Безне дә, якын туганнарын күргәндәй, шатланып каршы алды ул. Ямь-яшел хәтфә чирәмле ишегалды, әкрен генә үлән чүпләп йөрүче тавыклар, тамчы да усаллык күрсәтмичә, койрыгын болгап йөрүче эт тә үзгә булып күренде безгә монда. Зал уртасында утыручы ап-ак мич кышларын өйне генә түгел, җаннарны да җылыта. Әйе, XXIнче гасырда утын ягучылар бар икән бит әле.
Рәмзия Йосыпова мәктәп тәмамлагач та, шәһәргә китә, эшкә урнаша. Тик калада яшәү насыйп булмый аңа.
– Сигез ел эшләдем, бик каты авырый башлагач, авылга кайттым. Әтием Габделхак, әнием Фатыйма шәһәрдә танышканнар. Аннан авылга кайтып төпләнгәннәр. Әти гомер буе колхозда, әни яшелчәчелектә эшләде. Без өч сыйныфны үз авылыбызда укыдык. Аннан Олы Якегә йөрдек. Бәләкәй генә булсак та, иң беренчеләрдән булып, иртәнге 7гә килеп утырдык. Күрше авылга йөрүчеләр бихисап идек. Үтәнгештә балалар белән казлар күп, дип сөйли торганнар иде. Заманында кош-корт та, мал-туарны да бик күп асрадык. Без гаиләдә биш бала. Дәү абыем күптән вафат. Энем белән абыем – Казанда, апам Мәскәүдә яши. Бервакыт апа, Яшел Үзәндә торыгыз дип, фатир алып биргән иде. Кая инде ул авылны ташлап китү! Без кышка дүрт йортта алты кеше калабыз. Куркытмыймы дисез?
Алия Гаязова мәкаләсенең дәвамын «Яшел Үзән» газетасының 33нче санында укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев