Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Ленар Садриев: «Торак-коммуналь хуҗалык – ул бизнес түгел, ә халыкка яшәү өчен уңай шартлар тудыру»

Торак-коммуналь хуҗалык – тормышыбызның аерылгысыз бер өлеше. Азга гына сусыз калсак та, без борчылып, нишләргә белмибез. Биг­рәк тә эссе җәйге көннәрдә.

Җитешсезлекләрне кайчан юк итәрләр дә, краннарыбыздан су кайчан ага башлар икән дип, түземсезләнеп көтәбез. Менә шундый вакытларда коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренең эшен бәялибез дә инде.

Билгеле булганча, Идел аръягында, барлыгы 30 авылга, «Норлат торак-коммуналь хуҗалыгы» муниципаль унитар предприятиесе хезмәт күрсәтә. Эшләре нидән гыйбарәт, нинди проблемалары һәм яңалык­лары бар? Бу хакта без, әле бер ел элек кенә директор вазифасына билгеләнгән, Ленар Садриев белән сөйләшәбез.

– Ленар Ринатович, без сезнең белән кышын авылларда халык җыеннарында танышкан идек. Бүген хезмәтегез турында киңрәк сөйләшик әле, ниләр белән мәшгульсез?
– Нигездә халыкны, безнең зонага кергән предприятиеләрне салкын су һәм социаль мәдәни көнкүреш объектларын җылылык белән тәэмин итәбез. Шулай ук, кышын кар чистарту, җәен билгеле бер территорияләрдә үлән чабу белән дә шөгыльләнәбез. Түләү нигезендә арендага халыкка техника бирәбез.

– Торак-коммуналь хуҗалык, ни кызганыч, проблемаларсыз булмый торган өлкә. Сездә хәлләр ничек?
– Проблема юк түгел инде ул, чөнки без ресурслар чикләнгән шартларда эшлибез. Хакимият башлыгы Михаил Афанасьевка рәхмәт белдерәсем килә. Биредә хезмәт юлымны башлаганда ул нык ярдәм күрсәтте, техника һәм киңәшләре белән дә булышты. Бүгенгесе көндә районнан дүрт берәмлек техника алдык. Шулай ук, авария запасын тәэмин итү буенча программага эләктек. Хәзер тәэмин итү өзлексез бара, кирәкле насос, задвижкаларны вакытында алабыз. Суга килгәндә, вак-төяк төзексезлекләр булгалый. Мәсәлән, бүгенге көндә (29 июльдә) бригада Күгәй авылындагы башняда насосны алыштыра. Бер насос күпмегә җитә дигәндә, төрле чак була, ике көн эшләп сафтан чыкканы бар, җиде еллап хезмәт иткән очракларны да беләбез.

– Быелгы җәй эссе булуы белән аерылып торды. Һава торышы халыкны су белән тәэмин итүгә йогынты ясадымы?
– Җәен бакчага су сибү чоры башлангач, кайбер каршылыклар белән очрашабыз – су җитми. Бу мәсьәлә бигрәк тә, Норлат, Олы Ачасыр, Мулла Иле, Күгәй кебек авылларга кагыла. Иң үзәккә үткәне – урлау. Кайберәүләрнең бакчага сипкән өчен счетчик аша түлисе килми. Андыйлар шлангны бәрәңге арасына ташлый да, ялган юл белән тәүлек буе су агызып ята. Исәпләп караган бар: бер кешегә 20 тонна су туры килә. 10 кеше ачса, 200 тонна тотыла дигән сүз. Димәк, син ачтыңмы, күршеңә су җитми. Менә без моңа юл куймаска тырышабыз.

– ТКХ хезмәткәрләре авыл кешесенең өенә, бакчасына кереп, тикшерә аламы?
– Әлбәттә, безнең мондый хокук бар. РФ хөкүмәтенең 776нчы карары нигезендә, 6 айга бер тапкыр һәр кулланучыга кереп, исәпләү приборын һәм краннардан су агуны тикшерергә тиешлебез. Кертергәме, юкмы дип шикләнүчеләр, ТКХ контролерларыннан фото һәм мөһер сугылган таныклыкны сорый ала. Кайберәүләр бу эшнең кирәклеген аңлап бетерми, кертмим дип, капкасын ябып куя. Тик болай эшләү дөрес түгел. Хезмәт күрсәтү зонасы зур булганга, 6 айга бер тапкыр кулланучыга килеп тә өлгерә алмыйбыз, тик елга бер тапкыр, һичшиксез, эш вакытында тикшерәбез.

– Ялган юл белән су агызучыларга карата нинди чаралар күрәсез?
– Кызганыч, урлап агызучылар бар һәм андыйларга, тотыла калсалар, зур штраф яный. Кайберәүләр моны аңлап кына бетерми. Закон рәвешендә аның исәпләү методикасы бар. Шуның нигезендә акт төзелә һәм ул аңа кул куя. Штраф күләме, контролерларның счетчикны соңгы тапкыр тикшерү вакытыннан һәм «врезка»ның диаметрыннан башлана. Узган ел уртача штраф күләме 100 мең сумнан артык чыкты. Су өчен шундый зур штраф бар икән дип шаккаттылар. Счетчигыгыз эшли икән, көне-төне су агызыгыз, сүзебез юк. Хет 100 тонна аксын. Тик суны болай бер ай куллану бик нык кесәгә сугачак.

– Узган ел бакчага су сипкән өчен, исәпләү приборын куймаучыларның, квитанциядәге зур саннарны күреп, күзләре шакмак булды. Редакциягә дә мөрәҗәгать иттеләр һәм без бу хакта аңлатып, газетабызда язып чыккан идек. Бүген үзгәрешләр бармы?
– Уртача 4000гә якын кулланучыбыз бар, шуларның 1 меңе счетчик куймаган иде. Алар җәй буе суны рәхәтләнеп агызды да, көзен исә, гомер болай булган юк иде дип, квитанцияләрне күреп бик уфтанды. Бу бит инде без уйлап чыгарган әйбер түгел, закон һәркем өчен бер. Бүгенге көндә кулланучыларның 90 проценты исәпләү приборын урнаштырды. Куймаучылар норматив буенча түли.

– Бүгенге көндә кайсы авылларда су башнялары аяныч хәлдә? Сусыз калу куркынычы янамыймы?
– Сусыз калмаячаклар! Быел, Аллаһ боерса, 7 башня өр-яңасына алыштырылырга тиеш. Авыл исемнәрен атамыйча торам. Алдан кычкырган күкенең башы авырта, диләр. Шунысын гына әйтә алам, сметалар инде әзер. Август, сентябрь, октябрь айларында эшләячәкбез. Аннан, капиталь ремонт программасы буенча Күгәй авылының Аръяк урамында һәм Бишбатманда 700әр метр су челтәрен алыштыру каралган.

– Кадрлар мәсьәләсе ничек?
– Вакансияләр бар, экономист, слесарьлар, электрослесарьлар, энергетиклар таләп ителә. Безнең командага кушылырга теләүчеләр рәхим итсеннәр.

– Социаль мәдәни көнкүреш объектларын җылылык белән тәэмин итүдә эшләр ничек тора?
– Акъегеттә төзелүче яңа мәдәният йортына 120 метр өр-яңа җылылык трассасын салдык. Калган объектларда агымдагы ремонт эшләре бара, җылылык сезонына әзерләнәбез.

– 1 июльдән тарифлар артты. Суга бәя сездә күпме тора?
– Суның бер тоннасы – 47 сум 72 тиен. Күп кеше, ник сездә андый бәя, ә күрше Кайбычта арзанрак, дип сорый. Тариф һәр предприятие өчен үзенеке исәпләнә. Ул бәяне берничек тә һавадан алып куймыйбыз. Тарифлар буенча дүләт комитеты дигән структура бар. Без аларга барлык чыгымнарыбызны исбатлап, тарифны яклыйбыз. Карар нигезендә алар безгә тарифны бер елга билгели. Аннан, су белән акча эшләп була дип уйлаучылар ялгыша. Гомумән, торак-коммуналь хуҗалык – ул бизнес түгел, ә халыкка яшәү өчен уңай шартлар тудыру. Тарифны 100 сум итеп тә куеп була, тик моның белән урлау гына артачак. Монда бер моментны әйтми булдыра алмыйм, кеше күбрәк урлаган саен, безнең югалтулар киләсе ел тарифына йогынты ясый. Күршегез су агыз­мыймы, күз-колак булыгыз. Чөнки бу алга таба сезнең кесәгә сугачак. Кайбер авылларда бар шундый очрак­лар, күрше күршене «сата» башлады. «Килегез, карагыз әле, менә ул агызып ята, счетчигы бармы икән», – дип әйтәләр. Барып карыйбыз, чынлап та, дөреслеккә туры килә. Мәсәлән, өйдә дә, әллә ни зур хуҗалык булмаса да, аена 10 тонна су бетерәм. Зур гаиләләрдә аена 2 тонна гына тотыла икән, бу шулай ук шик уята. Аннан, насос проблемасы да бар әле бездә. Күп кеше бакчага сиптергечләр урнаштыра һәм басымы әйбәт булсын дип, насос сатып ала. Ул исә бөтен трассадагы суны үзенә генә суырып бара. Бик начар әйбер бу, син кабызасың икән, күршегә, һичшиксез, су килми.

– Су өчен вакытында түләмәүчеләр бармы? Бар икән, алар белән ничек көрәшәсез?
– Абонент бүлеге иң әүвәл шалтыратып сораша, аңлату эшләре алып бара. «Түләмим, сез мине бернәрсә эшләтә алмыйсыз», – дип әйтүчеләр дә бар. Андыйларны судка бирәбез. Судның бурычны алырга дигән бое­рыгы нигезендә, суд приставларының федераль хезмәтенә барабыз. Алар исә документ нигезендә бурычлының счетыннан, пенсионермы ул, яшь кешеме, акчаны алып, безгә күчерә. Түләмәүнең мәгънәсе юк, без ул акчаны соңрак булса да, барыбер кайтарабыз. Иң яхшысы – вакытында түләп бару.

– Эш эш белән, ә үзегез ничек ял итәсез, көч туплыйсыз?
– Авыл баласына ял бик тәтеми инде ул. Шулай да кышын спорт комплекска хоккей уйнарга йөрибез, җәен табигатькә чыгабыз, дуслар белән аралашабыз.

– Газета аша абонентларыгызга әйтер сүзләрегез бардыр бәлки.
– Без кулланучыларны өзлексез су белән тәэмин итәргә тырышабыз. Сез дә квитанцияләрне вакытында түләп, бурычлар җыймасагыз иде.
Счетчик алыштыру, түләү мәсьәләләре һәм хуҗалыгыгызда сыек көнкүреш калдыкларын чыгару буенча сорауларыгыз бар икән, 3 97 05 телефоны аша шалтыратыгыз.
Без һәрвакыт элемтәдә һәм һәр мәсьәләне уртага салып сөйләшергә, хәл итәргә әзер.

– Тулы җавапларыгыз өчен зур рәхмәт. Эшегездә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев