Сания Сабитова: «Бәхетле гаиләнең сере – сабыр булуда»
Бүген язачак гаилә башлыгы турында авылдашлары: «Кешелекле, гади булуы белән аерылып тора, хәлеңә керә, беркайчан да каты бәрелми һәм «юк» дип әйтә белми», – диләр.
Мулла илелеләр тел төбемне аңлагандыр инде, сүзем уңганлыгы, алтын куллы булуы белән үз авылында гына түгел, ә тирә-якта да дан тоткан Равил абый Сабитов турында.
Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз дип, нәкъ менә Равил абый кебек булдыклы кешеләргә әйтәләр дә инде. Аллаһ Тәгалә аңа уңганлыкны да, тырышлыкны да кызганмыйча өеп биргән. Чөнки кулыннан килмәгән эше юк. Агач булсынмы, тимер-томырмы, кулына һәммәсе дә ятып тора, эх дигәнче, кирәклесен эшләп тә куя. Хуҗалыгында һәр почмакны үз куллары белән, күңел җылысын биреп башкарган. Ул тимердән бизәкләп, челтәрләп ясалган капкасын күрсәгез икән?! Исең китәрлек. Мең төрле һөнәр иясе булуның серен сораган идек тә, ул: «5 класс белем белән күп сөйләшеп булмый инде», – дип уены-чыны белән бергә, сүзне бик кыска тотты. Аңлашылды, мактанырга яратмый.
Равил Сабитов Мулла Илендә җиде балалы гаиләдә алтынчысы булып туа. Мәктәп тәмамлагач, ике ел Германиядә хәрби бурычын үти. Аннан калага юл тота. Казанда заводта эретеп ябыштыручы булып эшли.
Әти-әнисе олыгайгач, авылга төп йортка кайтып төпләнә. Олы Ачасырда абыйсының туенда булачак хатыны Сания белән таныша. Бер күрүдә: «Бигрәк чибәр, минеке була», – дип башына киртләп куя ул. Уйлары Аллаһ Тәгаләнең амин дигән сәгатенә туры килә күрәсең, өч ел очрашып йөргәннән соң, яшьләр кавышып, гаилә кора.
– Биш ел әти, 8 ел әни белән яшәдек. Тату тордык, шөкер. Ике кызыбызны да үстерешергә зур ярдәм күрсәттеләр. Әти сугыш инвалиды иде, 73 яшендә бакыйлыкка күчте, әни 69 яшендә авырып якты дөньядан китте. Мин Олы Ачасырда авыл Советында эшләдем һәм кияүгә чыккач, «перевод» белән Мулла Иленә экономист булып күчендем. Яңа эш урыны булдыруда ярдәм иткән районның финанс мәсьәләләре буенча җитәкчесе Рәисә Григорьевнага гомерем буе рәхмәтлемен. Чит авылда хезмәт юлымны дәвам итү иң әүвәл бик җиңел булмады, яшермим. Аннан барысына да күндем. Бүген исә Мулла Иле туган авылым кебек якын, – дип сөйли Сания апа.
Равил абый авылга кайткач «Сельхозтехника»да, аннан колхозда да эретеп-ябыштыручы була һәм озак еллар газ оешмасында эшләп, биш ел элек лаеклы ялга чыга. Әмма бер генә минут та тик утырганы юк. Кемнеңдер газ миче ватылган яки яңасын чыгарасы, кышын су каткан, торба кертәсе, капка ясыйсы, кыскасы, авыл җирендә нинди төзәтү, ремонтлау эшләре бар, һәммәсе дә Равил абыйга мөрәҗәгать итә. Ә без килгәндә заказ буенча утын яру аппараты ясап мәш килүе иде. Кичен, караңгы төшкәч кенә кереп ята да, кояш белән бергә уянып, таңда балыкка юл тота, умарта ояларын карый – эшсез тормышын күз алдына да китерми. Һәм, булышып җибәр әле, дип килүчеләрне дә беркайчан «юк» дип, кире бормый, булдыра алганча ярдәм итә.
– Мактанып әйтүем түгел, Равил һәр яктан килгән ир, гомере буе акчаны тир түгеп тапты, безне җитеш тормышта яшәтү өчен тырышты. Үпкәләшеп, сөйләшмичә йөргәнебез булмады. Барысын да уртага салып хәл итә белдек. Минемчә, бәхетле гаиләнең сере – сабыр булуда. Ирне – ир иткән дә хатын, юк иткән дә, дип белми әйтмәгәннәр. Чөнки ул – гаилә башлыгы, – дип пар канаты турында сөйләгәндә Сания апа горурлануын яшерми.
Горурланмаслык та түгел шул, ике кызларына да югары белем алырга мөмкинлек биргәннәр, икесенә дә фатир алганнар. Бәхетле тормыш теләп, хәер-фатиха белән олы тормыш юлына озатканнар. Айгөл дә, Айсөяр дә әти-әнисенең битенә кызыллык китерми, эш сөючән, акыллы булып үсәләр.
Бүген инде Сабитовлар гаиләсе оныклар сөеп, балаларының уңышларына шатланып, һәр көннән ямь табып яши. Ашыга-кабалана эшкә чыгып чабасы юк, Аллаһка шөкер итеп, риза булып көн күрүләре. Тирә-юньнәре, бакчалары ялт иткән. Ишек төбеннән үк шаулап үсүче виноград агачы каршы ала. Көзен килгән һәркемне көньяк җимеше белән рәхәтләнеп сыйлыйлар. Чөнки күңелләре иркен.
Бер-берсен күз карашыннан аңлап яшәүче тырыш, үрнәк гаиләгә чын мәгънәсендә сокланып кайттык. Әле озак еллар шулай тигезлектә, саулыкта, гөрләшеп яшәргә насыйп булсын иде сезгә, Сабитовлар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев