Уразлылар үз музеен булдырган
Кеше гомерләре бик озын тоелса да, бер мизгелдәй үтә дә китә. Һәм ул ел фасыллары кебек үзгәреп тора. Ямьле яз – балачак, җәй җимешләр үстерә, балалар тәрбияли торган вакыт, көз исә җимешләрне татый торган чак. Кемнең җимеше татлы, кемнеке ачы. Ә кышны ахирәт тормышына тиңлиләр. Без үзебездән бу дөньяда нәрсә калдырып китәбез соң? Әлеге сорау күпләрне борчый торгандыр.
Районыбызның Уразлы авылы халкы да бу хакта ныклап уйлана һәм бер карарга килә.
– Бу – Олы Якедәге Римма апа Йосыпованың йорты, монда элек муллалар яшәгән. Мәдрәсә ролен дә үтәгән, укулар оештырылган. Еллар узу белән җимерелә башлаган йортны яңартырга туры килгән. Аннан 1935 елдан биредә башлангыч мәктәп була. Беренче мөгаллимәләр – Хәнифә Гәрәева, Флера Галиева, Хәнифә Фәхретдинова, Фәния Гәрәева, Кәүсәрия Хөсәенова була. 1995 елдан мәдәният йорты булып үзгәртелде. Клубтан соң бу бина искереп, ташландык хәлгә әверелгәч, йөрәгебез бик әрнеде. Халык белән җыелышып сөйләштек тә, биредә авыл музеен булдырырга кирәк, дигән уртак карарга килдек. Җирлек башлыгы Фирая Фәйзуллина бу тәкъдимне хуплады, ә активлар үз ярдәмен күрсәтергә алынды. Шулай итеп, 2023 елның 18 августында үз музеебызны ачтык, – дип сөйли Идария Гыйльфанова.
Нәкъ бер ел элек ачылган музейның, бүген килгән һәркемгә күрсәтерлеге бар. Аз гына вакыт эчендә дә экспонатлар шактый тупланган һәм аларны җыю дәвам итә. Монда берәү дә читтә калмый. Кемдә нәрсә бар, һәммәсе бирегә китереп тора. Затлы йортларда гына кулланылган лампалар, кер үтүкләү, йон эрләү җайланмасы, чигүле сөлгеләр, эленгеләр, гармун, Яшел Үзәннең 9нчы лицей музеенда сакланган 1870 елгы Коръән китабы, тегү машинасы, радиоалгыч, күкеле сәгать, бишек, тимер карават, дисбе, чабата, күмер савыты, май ачлау өчен гөбе, каба, палас һәм башкалар. Гаилә ядкәре итеп кадерләп сакланган әйберләр дә биредә урын алган. Өй уртасында утыручы ап-ак мич әлеге музейга үзенә күрә бер җылылык өсти…
Алия Гаязова мәкаләсенең дәвамын «Яшел Үзән» газетасының 32нче санында укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев