Бу теләкне ничек кайтарырга? Сорауга җавапны Яшел Үзән шәһәренең «Җәмигъ» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Гатауллин бирә.
— Кеше авыр вакыйгаларны — якын кешесен югалтуны, авыруны яки гаделсезлекне кичергәндә, намаз гадәткә, хәтта «автомат рәвештә» башкарыла торган гамәлгә әйләнергә мөмкин. Аның элекке тәме югала, ул гадәти һәм механик эш булып кала. Кеше барысын да дөрес эшли, әмма йөрәге бу гамәлләрдә катнашмый. Ул үз-үзенә: «Әгәр бернәрсә дә үзгәрмәсә, мин ни өчен намаз укыйм?» — дигән сорау бирә. Бу фетнә түгел, ә тирән рухи эзләнү булырга мөмкин.
Шулай ук иман даими басым буларак кабул ителсә, мәсәлән: «Син моны эшләргә тиеш», «Бу синең бурычың», «Ничек инде намазны калдырасың?» — дигән сүзләр еш ишетелсә, кешедә дингә карата кире мөнәсәбәт барлыкка килергә мөмкин. Бигрәк тә янәшәдә хөкем итүче, ләкин ярдәм итмәүче кешеләр булса.

Депрессия аркасында да кешенең элек шатлык китергән барлык нәрсәләргә, шул исәптән намазга карата да, кызыксынуы югалырга мөмкин. Бу — рухи кимчелек түгел, ә клиник билге булырга мөмкин. Мондый очракта рухи тырышлык кына җитми, белгеч ярдәме дә кирәк.
Кайвакыт яшь чакта яки тормышның билгеле бер чорында җанлы булган иман яңа шартларда элеккечә тәэсир итми башлый. Кеше үзгәрә, ә аның рухи гамәлләре элеккечә кала. Мондый вакытта иманнан баш тарту түгел, ә рухи тормышны яңарту кирәк.
Барлык дини гамәлләргә дә шунда ук элекке күләмдә кире кайтырга тырышырга кирәкми. Иң яхшысы — кечкенәдән башлау.
Ислам — аралашу һәм җәмгыять дине. Шуңа күрә иман турында хөкем ителүдән курыкмыйча сөйләшергә мөмкин булган тере аралашу, ышанычлы кешеләр кирәк. Нәсыйхәт укырга гына торган кешеләр түгел, ә тыңлый белгән кешеләр.
Пәйгамбәр ﷺ хәдисләренең берсендә ният турында сөйләгән. Исламда һәр гамәл нияттән башлана. Әгәр мөселман берәр нәрсәне «шулай эшләргә кирәк» булганга гына эшли икән, бу рухи януга китерергә мөмкин.
Шуңа күрә һәрберебез үз ниятен тикшереп торырга тиеш: «Мин намазны бурыч булганга гына түгел, ә Аллаһның ризалыгына ирешергә һәм Аңа якынаерга теләгәнгә укыйм. Әгәр хәзер бу теләкне йөрәгемдә сизмим икән, барыбер Аның хакына бер адым ясыйм».
Әнәс (Аллаһ аннан разый булсын) аша тапшырылган хәдистә Пәйгамбәр ﷺ үзенең Кодрәтле һәм Бөек Раббысы турында болай дип хәбәр иткән:
«Әгәр колым Миңа бер карыш якынайса, Мин аңа бер терсәк якынаермын. Әгәр ул Миңа бер терсәк якынайса, Мин аңа бер сажин якынаермын. Әгәр ул Миңа атлап килсә, Мин аңа йөгереп килермен!»
(Әл-Бохари)
Нет комментариев