Бакчадагы уңышны җыеп алдык, әмма эшләр әле тәмамланмаган! Теплицаны кышка дөрес әзерләсәк, ул киләсе сезонда да мул уңыш белән сөендерер.
Фото: Алия Гаязова, «ЯҮ»
Нәрсә эшләргә кирәк?
- Яхшылап юып чыгарырга. Үсемлек калдыкларын, сабакларны, чүп үләннәрен җыеп алыгыз. Каркасны һәм поликарбонатны сабынлы су белән йомшак губка яки чүпрәк кулланып юыгыз. Почмакларны һәм араларны да онытмагыз!
- Туфракны тәртипкә китерергә. Үсемлек тамырларын һәм калдыкларын җыеп алыгыз, җирне казыгыз. Туфракның уңдырышлылыгын арттыру өчен компост яки үзегезгә туры килгән ашламалар кулланырга мөмкин.
- Киләсе уңышка нигез салырга. Туфракны баету өчен горчица яки солы кебек сидератлар чәчәргә була.
- Теплицаны кышка ныклап ябарга. Ишекләрне һәм форточкаларны тикшерегез, көчле җил вакытында зыян килмәсен өчен аларны яхшылап беркетегез.
Бакчаны көздән тәртипкә китерү — киләсе елның мул уңышына беренче адым!
Нет комментариев