2026 елның 23 октябрендә Консервлау көне билгеләнә. Өйдә консерв ясау күп гаиләләр өчен гадәти эш, әмма герметик ябылган банкаларда ботулизм тудыручылар үсеш алырга мөмкин.
Ботулизм — Clostridium botulinum бактерияләре токсины белән бәйле авыр азык агулануы. Аның споралары тирә-юньдә озак яши, туңуга һәм киптерүгә чыдам. Анаэроб шартларда алар токсин барлыкка китерә. Токсин продуктның исен, тәмен һәм тышкы күренешен һәрвакыт үзгәртми.
Иң ышанычлы профилактика – сәнәгатьтә әзерләнгән консервлар куллану.
Өйдә консервласагыз, түбәндәге кагыйдәләрне үтәгез:
- чимал яңа, чиста булсын;
- банкалар һәм капкачлар бөтен, деформацияләнмәгән булсын;
- банкаларны юып стерилизацияләгез;
- тутырганчы алар коры булсын;
- банканы «капкач астына» кадәр тутырыгыз;
- тутырганнан соң тагын стерилизацияләгез – кайнаганнан соң банка зурлыгына карап 10–20 минут тотыгыз.
- Тоз концентрациясе 10 проценттан ким булмасын, маринадка бераз серкә өстәгез.
- Банкаларны герметик ябып, әйләндереп тикшерегез;
- 1–2 көн юрганга төреп, бүлмә температурасында калдырыгыз.
- Саклау өчен иң яхшы урын — баз; юк икән, караңгы һәм 8 °C тан югары булмаган урында тотыгыз.
- Заготовкаларны бер ел эчендә куллану яхшы.
Ашау алдыннан консервларны кайнатыгыз, пешерегез яки кыздырыгыз. Таныш булмаган кешеләрдән һәм рөхсәтсез сәүдә урыннарында консерв, өйдә ясалган колбаса, гөмбә, яшелчә, ит һәм балык консервлары алмагыз. Шикле консервларны ташлагыз — сәламәтлек кыйммәтрәк.
Нет комментариев