«СИМАЗ» маркалы яңа автобуслар шәһәр маршрутларына искергән транспорт чаралары урынына чыгачак. Алар арасында механик тизлек тартмалы «ПАЗ» автобуслары да бар.
Фото: редакция архивыннан
Пассажирлар өчен яңа автобусларның түбән идәнле булуы аеруча уңайлы булачак. Бу хәрәкәт мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә һәм балалар коляскасы белән йөрүчеләргә транспортка керүне һәм аннан чыгуны җиңеләйтәчәк. Шулай ук автобуслар кондиционерлар, видеокамералар һәм пассажирлар агымын исәпкә алучы датчиклар белән җиһазландырылачак.
Дәүләт программалары кысаларында соңгы өч елда Яшел Үзән автопаркы 30 яңа транспорт чарасы белән тулыланган.
ЯҮМР матбугат хезмәте
Нет комментариев