Казан мәдәният эшлеклеләре Татарстан Мактау тактасы лауреатлары санына керде
Яшәеш

Казан мәдәният эшлеклеләре Татарстан Мактау тактасы лауреатлары санына керде

Татарстанның Электрон мактау тактасы лауреатлары галереясендә Казанның 5 323 кешесе, шул исәптән мәдәният эшлеклеләре тәкъдим ителгән. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Лауреатлар арасында – La Primavera Казан камера оркестрының директоры – сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, РФ һәм ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Дуслык һәм «Дуслык» орденнары кавалеры Рустем Абязов.

Фото: Татар филармониясе сайтыннан

Шулай ук исемлеккә ТР һәм РФның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Алтын битлек» Милли театр премиясе номинанты, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев; ТРның атказанган артисты, Татарстан Республикасы Филармония джаз-оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Сергей Васильев керделәр.

Фото: Татар-информ архивыннан

Лауреатлар булып ТРның атказанган һәм халык артисты Алинә Шайгарданова һәм Татарстанның атказанган артисты, Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрының прима-балеринасы Аманда Гомес билгеләнделәр.

«Республиканың барлык казанышлары һәм уңышлары – күп буын татарстанлыларның хезмәте. Хезмәт кешеләре безнең барыбыз өчен дә профессионализм, үз эшенә тугрылык, Ватанга намуслы хезмәт итү үрнәге булып тора», – дип билгеләп үткән иде республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасы Татарстан Рәисе указы белән гражданнарның дәүләт, җитештерү, фәнни-тикшеренү, социаль-мәдәни, җәмәгать һәм башка эшчәнлек өлкәләрендәге республиканың икътисади, социаль һәм мәдәни үсешенә юнәлтелгән күренекле нәтиҗәләрен җәмәгатьчелек таныр өчен гамәлгә кертелгән.


Нет комментариев