Васильевода «Мерседес» автомобиленә ут капкан
Яшәеш

Васильевода «Мерседес» автомобиленә ут капкан

12–18 октябрьдә Яшел Үзән янгын сүндерү хезмәтенә 20 чакыру килгән.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Шуларның 9ы ялган булган. 7 янгын очрагы теркәлгән.

Васильевоның Мәктәп урамындагы автосервиста «Мерседес» автомобиленә ут капкан. Якынча сәбәбе – электр җиһазыннан файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәсен үтәмәү.

Шәһәрнең Каштановая урамындагы шәхси йортта янгын электр җиһазыннан файдаланганда иминлек кагыйдәсен үтәмәүдән чыккан. Әмма хуҗасы коткаручылар килеп җиткәнче утны үзе сүндергән. Нәтиҗәдә, 200 квадрат метр мәйданга зыян килгән.

18 октябрьдә 4 янгын очрагы теркәлгән: башта Тургенев урамында чүп контейнеры янган, аннан соң Фрунзе урамында – төзелеш чүп-чары. Алга таба Московский гараж кооперативында ут чыккан. Соңгысы Васильеводагы «Ивушка» дача җәмгыятендә булган. Монда дача өе янып, 39 квадрат метрга зыян салынган. Сәбәбе – билгесез затларның ут белән саксыз эш итүе. 


Нет комментариев