Егетләребезгә токмач та кирәк
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Егетләребезгә токмач та кирәк

Татар Танае авылының уңган апалары, кызлары, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм итү йөзеннән, мәдәният йортына җыелып, токмач кистеләр.

– Хөрмәтле кызлар, ханымнар! Сезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез! Ару-талу белмәс аяк-кулларыгыз сызлаусыз булсын, гаиләләрегез, үзегез сәламәт булып, имин тормышта яшәргә язсын. Шушы матур дөньяларыбыз тынычлансын, егетләребез сау-сәламәт әйләнеп кайтса иде дигән теләктә калабыз! Әле бу соңгы очрашу булмас, – дип яза Татар Танае мәдәният йорты мөдире Миләүшә Акмалова.


Нет комментариев