Олы Ачасыр, Мулла Иле, Зур Өтәк авыллары халкы маскировка челтәрләре үрүдә катнаша
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Ачасыр, Мулла Иле, Зур Өтәк авыллары халкы маскировка челтәрләре үрүдә катнаша

Бүген аерым рәхмәт сүзләрен Олы Ачасыр авыл җирлеге башлыгы Саттаров Илнур Мансур улына һәм Мулла Иле төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Садыйков Рамил Гадел улына җиткерәсе килә.

- Алар үз авылларындагы волонтёр штаблары белән даими эш алып бара, гуманитар ярдәмне Норлат авылындагы «Өмет» волонтёрлар штабына китерүне оештыралар.

Мулла Иле, Олы Ачасыр, Зур Өтәк авылларының тынгы белмәс, игелекле волонтёрларына да чиксез рәхмәтебезне белдерәбез! Алар маскировка челтәрләре үрүдә зур ярдәм күрсәтә. Нәкъ менә сезнең ярдәм, тырышлык һәм бердәмлек нәтиҗәсендә октябрь аенда 15 маскировка челтәре әзерләп җибәрә алдык!

Бу – сезнең тырыш кулларыгыз, киң күңелегез һәм тынычлык өчен борчылган йөрәгегез хезмәте. Һәрбер үрелгән челтәрдә сезнең җылыгыз, игелегегез һәм ярдәм итәргә әзер булуыгыз чагыла. Кадерле дуслар, изге эшегез, фидакарь хезмәтегез һәм битараф булмавыгыз өчен зурдан – зур рәхмәт сезгә! Бердәмлегебез нык, күңелләребездәге игелек хисе сүрелмәсен, – дип җиткерә Роза Ягудина.


Нет комментариев