Гөлнара Вәлиева автор яңалыклары
-
Яшел Үзәннең Бишнә җирлеге халкы табибка күренү өчен өч транспорт белән барырга мәҗбүр
Бишнә (556), Рус-Мари Ковалы (42), Кызыл Кармыш (30), Берновые Ковали (120), Гремучий Ключ (10) авыллары һәм «Комета» (13), «Строитель» (2), «Урожай» (4), «Сигнал», «Фотохимик» бакчачылык ширкәтләре – теркәлеп яшәүче кешеләр исәбе белән санап үтелгән әлеге торак пунктлар районыбызның Бишнә авыл җирлегенә керә һәм башлыклары Илгиз Фәтхуллин сессиядә аларның һәрберсе буенча хисап тотты.
-
«Хайваннарга даруларны күрше республикага барып алабыз» Яшел Үзәннең Күгәй авыл җирлегендә хисап сессиясе узды
Җирлек башлыгының узган елгы эшчәнлегенә хисап ясау сессиясенә халык илле урынлы яңа клубны тутырып килгән иде. Әгәр дә кайбер авыллардагы кебек иске, әмма зур мәдәният йортын төзекләндергән булсалар, анысы да тулыр иде. Күгәйлеләр дә, тау илелеләр дә актив алар, авыл өчен мөһим чаралардан, вакыйгалардан читтә кала торганнардан түгел.
-
«Чүп салырга савыты да юк, ә түләргә кирәк!»: Яшел Үзәннең Күгеш авыл җирлегендә хисап сессиясе узды
– Бу хисап җыены безгә бәйрәм кебек инде. Шулай бердәм рәвештә эшлик, яшик. Альберт (авыл халкы җирлек башлыгын үз итеп, яратып шулай эндәшә), сиңа бер сүз юк. Без синең хезмәтеңнән бик риза. Алга таба да шулай эшләргә язсын, халык сине хөрмәт итә, сүзең үтә, – дип башлады, Әрәдән тулы бер делегация белән килүләрен хәбәр итеп, әлеге авыл өчен чишелмәс мәсьәлә – юл һәм көнкүреш калдыклары проблемасын ел саен яңгыратучы активистка Гөлшат Шакирҗанова.
-
Авыл проблемасы: ташландык сулыклар, сукбай этләр, караңгы урамнар: Акъегет җирлегендә хисап сессия узды
Авыл җирлекләре башлыкларының хисап сессиясенә, нигездә, ел саен бер үк кешеләр – яшәгән җиренә битараф булмаучылар йөри. Әле ярый төрле мәсьәләләрне яңгыратырга шундыйлар бар, юкса, утырыш коры доклад тыңлауга кайтып калыр иде.
-
Су эчертү – иң кыйммәтле сәдака
Яшел Үзәнебез уртасында балкып утырган «Җәмигъ» мәчете территориясендә, һәркем кереп эчә яки кирәккә савытка тутырып алырлык чиста сулы «Чишмә» узган шимбәдә тантаналы рәвештә ачылды.
-
Гали Миназиев: «Бер урнашкач, заводтан кем чыга инде?!»
Сәяхәтчеләрнең барлык юллары Римга илткән кебек, Яшел Үзәнгә килүчеләрнеке элек-электән Серго исемендәге заводка илткән. Һәм ул бар булган киң күңеллелеге белән, бәхет эзләп авылдан чыгып китүчеләрне дә, шәһәрнекеләрне дә гомер-гомергә тотрыклы эш, хезмәт хакы, торыр урын белән тәэмин итә. Апас (хәзерге Кайбыч) районы Шүшермә авылында биш балалы гаиләдә туып үскән Гали Миназиев та, 1977 елда Совет армиясе сафларында бурычын үтәп кайткач, инде заводта эшләүче абыйсы янына барып урнашып карарга була. Һәм менә шул көннән бирле – 47 ел (тиздән 48 була) дәвамында оснастка һәм инструмент җитештерүдә 6нчы разрядлы слесарь-инструментчы һәм егерме еллап бригадир булып хезмәт куя.
-
Татар Танае мәктәбендә балаларга белемне йөрәкләре аша җиткерүче чын мөгаллимнәр эшли
Хәзерге вәзгыятьтә авылда һичьюгы башлангыч мәктәпне саклап калу да зур бәхет. Анда йөреп белем алырлык бала булмагач, нишлисең... Ә инде 11 еллык мәктәпне тотып тору – чиксез бәхет, батырлык һәм дәрәҗә. Татар Танаенда ике катлы яңа урта мәктәп 1990 елда ачыла. Аңа күренекле авылдашлары – язучы, тәрҗемәче Афзал Шамов исеме бирелә. Һәм ул бүгенге көнгәчә, директоры Венера Гарипова һәм укытучылар коллективы тырышлыгы белән, тулы урта белем бирү учреждениесе статусын саклап килә.
-
Укытучы булу – фәрештәләр язып бетерә алмас изгелек!
Чынлап та, мөгаллимәгә карата әниләргә булган кебек тирән хөрмәт, ярату һәрберебезнең күңелендә бүгенгәчә саклана. Күпләребез мәктәптә укыганда моның шулай икәнен аңламый да, ә менә олы тормышка аяк баскач, гомер юлы буйлап атлаганда, һичшиксез, укытучыларын бик еш рәхмәт белән искә ала.
-
Зәйнәб апа Насыйбуллина: «Киленем минем бәхетемә булган, аның кебек Татарстанда юк»
Ул үзе Мулла Илендә ишле – сигез балалы гаиләдә туып үскән. Балачагы авыр сугыш елларына туры килгәнлектән, ялангачлыкны да, ачлыкны да күргән.
-
Динле авыл булганга Каратмән зиратындагы агачларга каргалар да ояламый
Без кырык еллар элек шушы җәннәт почмагын ташлап, читкә бәхет эзләргә чыгып киттек. Әмма туган авылның иң якын, изге урын булуын гомерләр узгач кына аңлыйбыз. Һәрберебезнең кайтып йөрер нигезе булсын, Каратмәнебез яшәсен, яшәрсен!
-
Бәчек 810 яшьлек юбилеен билгеләде
Әй, гөрләде дә соң узган ялларда туксан йортлы Бәчек! Андагы бәйрәм рухы тирә-як авылларга кадәр таралды. Мондый, 500ләп кешене үзенә җыярлык колачлы чара өчен бик җитди сәбәп тә бар шул. Ул үзенең 810 яшьлек юбилеен билгеләде!
-
Кыярларны катнашма белән тукландырабыз: файдалы киңәшләр
Аллаһның рәхмәте һәм үзебезнең тырышлыгыбыз белән булдырылган уңышларны июль аенда җыя да башладык, шөкер. Бакчага чыккач, матур булып, гөрләп утырган түтәлләрне, кыяр-помидорларны күрәсең дә, күңел сөенә.
-
Юкә чәчәге картаю процессын тоткарлый!
Бу хуш исле агач тамырыннан башлап, ботак очына кадәр файдалы.
-
Суган кыякларын җиргә яткызырга кирәк дигән фикер яшәп килә. Бу чынлап та шулаймы икән?
Белгечләр нәрсә ди?
-
Подагра, ревматизм, бил авырту һәм төрле артритларны нәрсә баса?
Борынгы заманнарда кешеләр табигать белән бер булып, белеп, һәр нәрсәдән файдаланып яшәгән. Ә без хәзер шифаны аннан түгел, даруханәләрдәге синтетик дарулардан эзлибез...