Кура җиләге яфрагыннан чәй
Иван чәй белән генә чикләнмик, башка төрле яфракларны әзерләп карыйк, мәсәлән, кура җиләгеннән. Ферментацияләүнең берничә ысулы белән танышыйк.
Кибет киштәләрендәге чәйләрнең бәяләрен күреп, күзләр маңгайга менәрлек.
Ә нигә дип әле без әллә кайлардан кайтартылган шикле сыйфатлы чәйләр алабыз, ә үзебезнең аяк астындагы файдалы үсемлекләрне кулланмыйбыз? Әйдәгез, Иван чәй белән генә чикләнмик, башка төрле яфракларны әзерләп карыйк, мәсәлән, кура җиләгеннән. Ферментацияләүнең берничә ысулы белән танышыйк.
Кура җиләге яфрагын җәй башыннан алып көз уртасына кадәр җыярга була. Аны пакетка тутырып, ике тәүлек туңдыргычта тотарга. Бу алга таба ферментацияләү өчен суты чыксын өчен кирәк. Ике тәүлектән (күбрәк тә ярый) алып эретергә һәм юка катлам итеп тукыма өстенә түшәп, яфракларның эрүен көтәргә, әмма кибә башламасын. Хәзер бөгәрләүгә күчәбез. 5-10 яфракны катлап, торба итеп төрергә. Аларны, кер югандагы кебек изәргә, бөгәрләргә ярый. Суты яхшырак чыксын.
Пыяла банкага яки эмаль кәстерүлгә тыгызлап, бастырып тутырырга һәм юеш тукыма белән томалап куярга. Җылы урынга бер тәүлеккә шулай калдырырга.
Киптерүгә күчәбез. Махсус җайланмада яки 70 градускача кыздырылган, ишеге ачык мичтә киптерергә була. Тигез кипсен өчен вакыт-вакыт болгаткалап торырга кирәк.
Суынганнан соң пыяла банкага тутырып, караңгы урында сакларга. Чәйләрегез шифалы һәм тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев