Васильево бистәсендә мунча түбәсе янган
Әлеге хәл мич торбасы дөрес урнаштырылмаган яки төзексезлеге аркасында килеп чыккан дип фаразлан
Васильево бистәсендәге «Березка» бакчачылык ширкәтендә 1 м² мунча түбәсе янган. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче, хуҗалар утны үзләре бастырган.
17.06. – 23.06. атнасында янгын сүндерүчеләр 11 чакыру кабул итеп алган. Шуларның 3есе ялган булган. 5 тапкыр эчке эшләр бүлеге белән хезмәттәшлеккә барганнар. 2 янгын очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев