Бакча җиләге авырмасын
Күгәрек, тимгел һәм ончыл чык кадерләп кенә үстергән җиләкләрегезне юк итмәсен өчен, түбәндәге катнашманы ясап, сиптерегез.
Кирәк:
1 а.к. чәй содасы
1 ч.к. савыт-саба юу чарасы
1 а.к. үсемлек мае
1 төймә эретелгән аспирин
4,5 л су
Барысын бергә кушып болгатырга һәм бер-ике атнага бер тапкыр җиләкләрне коендырырга.
Рәзилә Хәйретдинова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев