Пенсияләр цифрлы сумнарга мәҗбүри күчерелми
Яшәеш

Пенсияләр цифрлы сумнарга мәҗбүри күчерелми

Хәзерге вакытта үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырган мошенниклар пенсионерларга шалтыратып, пенсияләрне мәҗбүри рәвештә цифрлы сумга күчерү турында сөйли. Алар өлкән яшьтәге кешеләрне куркытырга, ышандырырга тырыша һәм «процедураны рәсмиләштерү» өчен СМС-хәбәрдән килгән тикшерү кодын әйтергә таләп итә.

Социаль фонд кисәтүенчә, пенсияләр цифрлы сумнарга мәҗбүри күчерелми һәм бу эш планлаштырылмый да. Түләүләрне китерү ысулы пенсионерның гаризасы буенча гына үзгәртелә ала. Акчаны ничек алырга һәм сакларга дигән карарны гражданин үзе генә кабул итә. Пенсия элеккечә кеше сайлаган ысул белән банк счётына күчерелә яки почта бүлекләре аша түләнә.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"

Социаль фонд хезмәткәрләре гражданнарга шәхси хәбәрләр язмый һәм ярдәм чараларын рәсмиләштерү тәкъдимнәре белән шалтыратмый. Алар «Дәүләт хезмәтләре» порталыннан парольләр, СМС-хәбәр кодлары һәм банк карталары номерларын сорамый. Андый эчтәлектәге шалтыратулар булган очракта, сөйләшүне шунда ук туктатырга һәм элемтәне өзәргә кирәк.

Түләүләр турындагы мәгълүматны СФР сайты, Социаль фондның социаль челтәрләрдәге һәм MAX мессенджерындагы рәсми аккаунтлары аша гына тикшерергә, 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәккә шал­тыратып, шулай ук Социаль фондның клиентлар хезмәтләренә яки күпфункцияле үзәк офисларына шәхсән мөрәҗәгать итеп белешергә мөмкин.

КЫСКАЧА:

  • Пенсияләрне цифрлы сумга мәҗбүри күчерү юк.
  • Түләү ысулын пенсионерның гаризасыннан башка беркем дә үзгәртә алмый.
  • СМС-кодларны, парольләрне һәм банк картасы номерларын беркемгә дә әйтергә ярамый.
  • Шалтырату шикле булса – сөйләшүне туктатырга.
  • Мәгълүматны 8 800 100 0001 номеры яки СФРның рәсми чыганаклары аша тикшерергә.

Нет комментариев