Волонтерлык оешмабыз исеменнән гуманитар ярдәмне Кукмара шәһәрендәге волонтерлар төркеменә илтеп җиткерүдә булышкан Миләүшә һәм Юныс Газимҗановларга ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.
Кукмара волонтерлары йөкне 1234нче полкка кадәр илтәчәк. Әлеге полкта хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган якташыбыз Рамил Хуҗин белән бергә хезмәт иткән егетләребез ил тынычлыгын саклый.
- Гуманитар ярдәм җыюда катнашкан барлык битараф булмаган якташларыбызга да зур рәхмәт! Дизель җылыткычлары, бәрәңге һәм башка кирәкле әйберләр сатып алу өчен акчалата ярдәм күрсәткән һәркемнең өлеше бик кадерле. Әлеге изге эшкә үз хезмәтләре белән өлеш керткән тырыш волонтерларыбызга да рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез.
Камуфляж һәм дроннарга каршы челтәрләр үрүчеләргә, җылылык камераларына күренми торган махсус юрганнар әзерләүчеләргә, шулай ук свитерлар, башлыклар, яңгыр плащлары әзерләп җибәрүчеләргә аерым рәхмәт! Бердәмлегебез, ярдәмчеллегебез һәм күңел җылыбыз егетләребезгә барып ирешсен! Изге эшләребез дәвамлы булсын, ярдәм кулы сузган һәркемгә мең рәхмәт! Якташларыбыз исән-сау әйләнеп кайтсыннар, – дип яза Роза Ягудина.
Нет комментариев