Үтүк ялтырап торсын
Үтүкне вак тоз белән чистарта аласыз. Газетага вак тоз сибәргә һәм өстеннән кызган үтүкне йөртергә. Тоз кристаллары көрән төскә керә, ә үтүк бик җиңел чистара.
Үтүкне чәй содасы да яхшы чистарта. Теләсә нинди савыт-аба юа торган сыек чарага, ботка сыман хәлгә килгәнче чәй содасы кушарга. Үтүккә сөртеп, 40 минут чамасы тотарга. Аннан җылы су белән юарга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев