Бу изге эшкә битараф калмаган авыл халкына чын күңелдән зур рәхмәтемне белдерәм! «Окоп шәмнәре ясау өчен парафин кирәк», дип әйтүем булды — ике-өч көн эчендә матди ярдәм җыелды. Авылдашларыбызның бердәмлеге, ярдәмчеллеге күңелгә җылылык бирә.
Калай савытлар белән дә ярдәм иткән кешеләребез бар. Авылыбызның активисткасы Айгөлемә аеруча зур рәхмәт — ул бик күп итеп калай савытлар бирде.
Беренче тапкыр бәйләү түгәрәгенә йөрүче хатын-кызларыбыз белән бергәләп окоп шәмнәрен ясап алдык. Икенче тапкыр исә безгә мәктәп укучылары кушылды. Яшьләребез дә читтә калмады: егетләребезгә куен кесәләренә салып йөрергә уңайлы булсын өчен кечкенә пакетларга кәнфитләр тутырдык.
Безнең эшебез моның белән генә тәмамланмый — дәвамы бар әле! Бердәм булып, кулдан килгәнчә ярдәм итеп, егетләребезгә җылы сүзебезне, күңел җылыбызны җиткерергә тырышабыз. Барлык ярдәм итүчеләргә, кулыннан килгәнчә өлеш керткән һәркемгә зур рәхмәт! Бердәмлектә — көч!
Бишнә мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рахилә Сабирова
Нет комментариев