Балалар бакчасы — һәркемнең балачагындагы иң якты, иң җылы хатирәләр саклана торган урын. Биредә беренче тәрбияче, беренче дуслар, беренче мөһим адымнар... Нәкъ менә шунда баланың киләчәк тормышына нигез салына, дөньяны танып-белүгә беренче адымнар ясала.
Балалар бакчасының җылы, уңайлы һәм матур булуы, әлбәттә, зур җаваплылык таләп итә. Шуңа күрә авылларда балалар өчен шартларның яхшыруы аеруча сөендерә.

Татар Танае авылының «Кояшкай» балалар бакчасы да быел игътибардан читтә калмаган. Мәктәп белән бер бинада урнашкан балалар бакчасында косметик ремонт үткәрелгән, сабыйлар өчен шартлар тагын да уңайлырак булган.
— Бүгенге көндә безгә Әҗәл һәм Танай авылларыннан алты бала йөри. Коллективта сабыйлар санының күбрәк булуын телибез. Моның өчен мөмкинлекләр бар, шартлар да яхшыра, — ди балалар бакчасы мөдире Фирдинә Вәлиева.
Балалар өчен уңайлыклар арасында кызлар һәм малайлар өчен аерым бәдрәфләр булуы да бар. Бер карашка, бу кечкенә генә үзгәреш кебек тоелырга мөмкин. Әмма балаларның көндәлек тормышында мондый уңайлыкларның әһәмияте бик зур.
Авылларда балалар санының артуы, яшь гаиләләрнең туган җирләрендә төпләнеп яшәве өчен уңай шартлар кирәк. Ә мәктәп һәм балалар бакчасының заманча, чиста һәм уңайлы булуы — әлеге максатка ирешүдә мөһим адым.
Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина

Нет комментариев