Яшел Үзән студенткасы Россиядә юниорлар арасында дзюдо буенча җиңү яулады
Яшәеш

Яшел Үзән студенткасы Россиядә юниорлар арасында дзюдо буенча җиңү яулады

23–24 октябрьдә Ульяновскида дзюдо буенча «Хезмәт резервлары» ВФСО призларына Бөтенроссия ярышлары узды.

Александра Бурдина 48 кг авырлык категориясендә бронза яулады. Ул илнең иң көчле юниорлары (21 яшькә кадәр) белән көрәште һәм гаҗәеп характерм ныклыгы күрсәтте!

Александра — Яшел Үзән суднолар төзү көллиятенең «У-125» төркеме студенткасы.

Спортчыны, аның тренеры һәм якыннарын югары нәтиҗә белән котлыйбыз!


Нет комментариев