Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Кисәк кенә йөрәк туктамасын дисәгез

Табиб һәм телевидение алып баручысы Александр Мясников «Россия 1» телеканалы эфирында кисәк кенә йөрәк туктаудан үлмәс өчен киңәш бирде.

Моның сәбәпләре күп, һәм ул яшькә генә карамый. Яшьләр дә кисәк үләргә мөмкин. Бу тумыштан килгән баш мие аневризмасы, билгеле бер дарулардан тромбоэмболия, аритмия булырга мөмкин.

Шулай ук тәмәке тарту, гипертония, артык авырлык, канда глюкоза, холестерин микъдары бик зур булу, нәселдәнлек тә кисәк үлемгә китерергә мөмкин.

«Шушыларның берәрсе сездә бармы? Булса – көрәшегез. Ябыгыгыз, статиннар эчегез, хәрәкәтләнегез, ни туры килә шуны ашаудан туктагыз, тәмәкене ташлагыз», – ди табиб.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев