Укучы фикере.
Кызлар, сезгә шәһәребездә ачылган яңа иман йорты турында сөйләп үтәргә телим. «Әл-Әнгам» – никах уку, дини мәҗлесләр һәм төрле әһәмиятле чаралар үткәрү өчен барлык уңайлыклар да тудырылган тулы бер комплекс. Без дә туганыбызның никахын биредә үткәрергә булдык һәм сайлавыбыздан бик канәгать калдык.

Никахны хәзрәт мәчетнең үзендә укыды, ә бәйрәм мәҗлесе аерым бинада оештырылды. Бу бик уңайлы булды! Иң сөендергәне – бәйрәмгә әзерләнү мәшәкатьләрен үз өстебезгә алырга туры килмәде. Азык-төлек сатып алу, ризыклар әзерләү турында борчыласы юк – барысы да алдан уйланылган, һәр нәрсә уңайлы итеп оештырылган. Безгә якыннарыбыз белән бергә җыелып, шушы бәхетле көннең һәр мизгеленнән ләззәт алу гына калды.
Кунакларыбыз да бик канәгать иде, барысы да бәйрәмнән җылы тәэсирләр белән таралышты. Менә шулай, затлы, күркәм дини бәйрәм оештырам дисәң, читтән эзлисе түгел. Яшел Үзәнебездә дә нинди шәп мөмкинлекләр бар. Реклама итеп кабул итмәгез, чын күңелдән чыккан фикеремне җиткерәм.
Нет комментариев