Олы Шырданда «Икмәк — тормыш символы» дип исемләнгән танып-белү экскурсиясе уздырылды
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Шырданда «Икмәк — тормыш символы» дип исемләнгән танып-белү экскурсиясе уздырылды

Икмәк — өстәлдәге ризык кына түгел. Ул — туган җир җылысы, игенче хезмәте, гаилә учагы һәм буыннан-буынга күчкән кадерле хәтер.

Балалар ДТ-54 тракторы һәйкәле белән таныштылар, икмәкнең табынга килгәнче нинди зур хезмәт юлы узуын искә төшерделәр. Ә мәдәният йортында «Икмәк — бар нәрсәгә баш» күргәзмәсе оештырылды.

— Икмәкнең хуш исе — кырлар, туган җир һәм игенче хезмәте турында сөйли. Ипи һәрвакыт йомшак, хуш исле, табыннарыбыз мул, күңелләребез тыныч булсын! – дип сөйли Олы Шырдан мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова.


Нет комментариев