Җәяүлеләр юлыннан да игътибар белән карап чыгарга кирәк
Әйтәм әле

Җәяүлеләр юлыннан да игътибар белән карап чыгарга кирәк

Укучы фикере.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Автобуста эшкә барам. Җәяүлеләр юлында бер машина чак кына берничә кешене бәрдерми калды. Вакытында «тормоз»га басмаса, ни булуын күз алдына да китерүе авыр. Иртәнге вакыт, һәркем эшкә, укуга ашыга. Мондый чакта машина йөртүчеләргә аеруча сак булырга кирәк. Инде җәяүлеләр юлы алдыннан тизлекне киметәсе дә бит. Юк, кайберәүләр күз тондырып чаба. Һәм андыйлар, ни кызганыч, юлда бик күп. Шуңа күрә җәяүлеләр юлыннан да игътибар белән карап чыгарга кирәк, Аллаһ сакласын, бәреп китүләре дә бар. 


Нет комментариев