Кош теле
Тәмлетамак

Кош теле

Рецепт.

Фото: редакция архивыннан

4 йомырка (шуның берсенең сарысын гына кулланабыз), бер чеметем чәй содасы, ярты чәй кашыгы шикәр комы, он, ваниль + шикәр оны (пудра) кирәк.

Йомырка + чәй содасы + шикәр комы кушып яхшылап болгатканнан соң, онны аз-азлап салып, бик каты булмаган камыр басабыз. Өстен каплап бер 15-20 минут ял иттергәннән соң юка гына итеп җәеп, тасмалар кисеп, кайнар майда кыздырып алабыз. Бик суынып өлгергәнче ванильле шикәр оны сибәбез.

Чәй янына менә дигән!

Гөлчәчәк Фәтхуллова рецепты


Нет комментариев