Яшел Үзәндә 22 яшьлек хатын-кызны эт тешләгән
Яшәеш

Яшел Үзәндә 22 яшьлек хатын-кызны эт тешләгән

Узган атнада Яшел Үзән районы ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 972 чакыру килгән. Шуларның 602се – шәһәрдән, 370е районнан булган. 388 кеше госпитализацияләнгән: 286сы – шәһәрдән, 102се – районнан.

  1. Чкалов урамында өйдәше ботына чәнечке белән кадаган 40 яшьлек хатын-кыз янына чакыру алынган. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.
  2. Чапаев урамында таныш хатыны кыйнаган, баш мие селкенгән 35 яшьлек хатын-кызга ярдәм күрсәткәннәр. Аны медиклар травматологиягә алып килгән.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина,

  1. Комаров урамында аягын эт тешләгән 22 яшьлек хатын-кыз янына чакыру алынган. Зыян күрүче хастаханәгә китерелгән.
  2. Ленин урамында ире табанына пычак кадаган 59 яшьлек хатын-кызга ярдәм таләп ителгән. Зыян күрүчене травматологиягә китергәннәр.
  3. Пасечная урамында 3 метрлы биеклектән егылып, умыртка сөягенә зыян килгән 72 яшьлек ир, Серов урамындагы 6 метр биеклектәге йорт түбәсеннән егылып төшеп, кабыргаларын сындырган 46 яшьлек хатын-кыз янына чакыру булган. Зыян күрүчеләрне хастаханәгә китергәннәр.

Нет комментариев