Татарстан бадминтон буенча РФ Чемпионатында ике алтын медаль яулады
Яшәеш

Татарстан бадминтон буенча РФ Чемпионатында ике алтын медаль яулады

Турнир Казанда узды.

Бу шәхси ярышлар иде, аларны тарихта беренче тапкыр Татарстан башкаласы Фәрит Вәлиев исемендәге үзәктә кабул итте.

Хатын-кызлар арасында Евгения Косецкая, ир-атлар арасында Сергей Сирант җиңде. Бу халыкара класслы спорт осталары хуҗалар командасы өчен чыгыш ясый.

«Бу кызыклы матчларны турнирыбыз кунаклары — FISU президенты Леонц Эдер һәм Швейцариянең Россиядәге илчесе Юрга Бурри күргәннәре өчен бик күңелле, — дип билгеләп үтте чемпионатны ябу тантанасында НФБР президенты Андрей Антропов. — Аларны уеннар да, атмосфера да, ярышлар үткәрү сыйфаты да гаҗәпләндерде. Турнирда яшь буыныбыз вәкилләрен финалда күрү дә сөенечле иде».

Парлы ярышларда алтын башка шәһәр бадминтончыларына күчте. Хатын-кызлар арасында Мәскәүдән Мария Сухова Анастасия Алимова белән беренчелекне яулады, ир-атлар арасында — Родион Алимов (Башкортстан), Константин Абрамов (Мәскәү).

Татарстан-24


Нет комментариев