Татар Танае мәктәбе капиталь ремонттан соң яңа сулыш алды
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Татар Танае мәктәбе капиталь ремонттан соң яңа сулыш алды

Якты, җылы сыйныф бүлмәләре, заманча ашханә, спорт залы – балаларга белем алу өчен менә дигән шартлар тудырылган. Ә мәктәпнең төп байлыгы – белемгә омтылган укучылар, үз эшенә бирелгән укытучылар һәм киләчәккә өмет белән караган коллектив.

Татар Танае мәктәбе районда укучыларның уңышлары, укытучыларның казанышлары белән билгеле бер урын алып тора. Биредә белем һәм тәрбия бирү белән беррәттән, балаларны хезмәт сөяргә, үз көчләренә ышанырга, киләчәккә максатлар куярга өйрәтәләр.

Яңа уку елы – яңа шартларда

– 2025-2026 елгы уку елы Татар Танае мәктәбе өчен аеруча истәлекле башланды. Шушы күләмле эшне башкарып чыгарга ярдәм иткән район башлыгы Михаил Афанасьевка, мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәисә Афанасьевага чын күңелдән рәхмәтлемен. Ремонт бик яхшы, сыйфатлы эшләнде. «Арсенал Строй» компаниясе хезмәткәрләре үз эшләренә җаваплы карады. Түбә алыштырылды, стеналар, идәннәр яңартылды, җылыту системасы үткәрелде. Элек кышын туңа идек, хәзер андый проблема булмас, дип өметләнәбез. Ишекләр дә алыштырылды, тәрәзәләрне исә моңа кадәр үк яңарткан идек, – дип сөйли мәктәп директоры Венера Гарипова.

Фото: Алия Гаязова, "ЯҮ"

44 укучы – зур җаваплылык

Бүген Татар Танае мәктәбендә 44 бала белем ала. Узган уку елында аларның саны 55 булган. IX сыйныфны тәмамлаучылар башка уку йортларына киткән.

– Сер түгел, бердәм дәүләт имтиханнары күпләрне куркыта. Шулай да киләчәккә өмет бар. Алдагы биш елга перспективабызны күзаллыйбыз. Беренче сыйныфка быел өч бала керде, киләсе елда дүрт укучы килергә тиеш, – ди Венера Гарипова. – IX сыйныфта тугыз укучы белем ала. Алар өчен дә, укытучылар өчен дә бу ел җаваплы: алда имтиханнар, һөнәр сайлау, киләчәккә юл билгеләү тора.

Авыл мәктәбенең язмышы еш кына укучылар санына бәйле. Һәр бала мөһим, һәр сыйныфның үз урыны бар. Шуңа күрә мәктәпне саклау, балаларга туган авылларында белем алу мөмкинлеге бирү – коллективның гына түгел, әти-әниләрнең һәм бөтен авыл җәмәгатьчелегенең дә уртак эше.

Алты авылдан балалар килә

Татар Танае мәктәбендә Рус Наратлысы, Панау, Карашәм, Мамадыш-Әкил һәм Әҗәл авылларыннан балалар укый һәм аларны махсус автобус йөртә. Димәк, бу мәктәп берничә авыл өчен кирәк.

Фото: Алия Гаязова, "ЯҮ"

Мәктәпне капиталь ремонтлау – аның киләчәгенә салынган инвестиция. Шуңа да иң мөһиме – анда балалар тавышы яңгырап торсын, сыйныфлар буш калмасын, укытучыларның хезмәте нәтиҗәле булсын иде.

Иң зур бакча – бездә!

Татар Танае мәктәбе укучылары ел саен республика ярминкәсендә катнаша. Монда кемдер теккән киемнәрен, агачтан ясалган әйберләрен алып килә. Ә Татар Танае мәктәбе укучыларының үз тәкъдиме бар – алар яшелчә үстерә.

– Район буенча иң зур бакча бездә! – ди мәктәп директоры Венера Павловна, горурлыгын яшермичә. – Мин балалар хезмәт белән үсәргә тиеш дигән принципны күздә тотам. Әйе, бу – күп тырышлык сорый. Ярминкәгә суган, бәрәңге, чөгендер, кишер, кәбестә алып барабыз. Яшелчәләребезне 30 сумнан тәкъдим итәбез, халык аларны яратып ала. Кергән акчага спортта куллану өчен кирәкле инвентарьлар сатып алабыз.

Димәк, балалар үстергән яшелчәләр табыш кына китерми, ә үзләренең үк физик яктан үсүенә, спорт белән шөгыльләнүенә дә ярдәм итә. Хезмәтнең нәтиҗәсен күрү, уртак эшкә өлеш кертү, тапкан акчаның нәрсәгә тотылуын аңлау – боларның барысы да зур тәрбия мәктәбе.

Фото: шәхси архивтан

Венера Гарипова инде 35 ел директор булып эшли һәм 30 елында республика ярминкәсендә катнашмыйча калганы юк.

– Бу безгә тәҗрибә уртаклашу өчен дә менә дигән мөмкинлек. Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да, Рәисебез Рөстәм Миңнеханов та килеп, эшебезне хуплап, «Афәрин, булдырасыз!» – дип киттеләр. Бергә фотога да төштек. Безнең өчен бу – зур бәя, алга таба эшләргә дәрт өсти. Марат Әхмәтов та килеп, хезмәтебезне бәяләде, – ди мәктәп директоры.

Фәнни бәйге – киләчәккә юл

Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Асия Закирова тынгысыз җан, һәрдаим эзләнүдә. Үзе дә, укучылары да бер урында таптанып торырга яратмый. Ел саен «АгроНТРИ» (Агро фән, технология, үсеш, инновация) Бөтенроссия конкурсында катнашулары – моның ачык мисалы.

Авыл мәктәпләрендә һәм кече шәһәрләрдә белем алучы балаларны заманча агротехнологияләр, робототехника, дроннар һәм космик тикшеренүләр белән таныштыруны максат итеп куйган әлеге бәйге укучыларга үз сәләтләрен сынап карарга, фәнни-техник юнәлештәге белемнәрен үстерергә мөмкинлек бирә.

Фото: Алия Гаязова, "ЯҮ"

– Без бу конкурста 2018 елдан бирле катнашабыз. Башта читтән торып кына көчебезне сынадык. 2020 елда ике укучыбыз сайлап алу этапларын уңышлы узып, бәйгедә катнашты, сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр алып кайтты. 2021 елда да укучыларыбыз шактый актив булды. Конкурс Казан дәүләт аграр университетында уза, анда илнең төрле төбәкләреннән балалар килә. Номинацияләре дә күптөрле. Иң мөһиме – ул нәкъ менә авыл мәктәпләре һәм кече шәһәрләрдә укучылар өчен оештырыла, – дип сөйли Асия Закирова.

Конкурста катнашу укучыларга белемнәрен тирәнәйтү белән бергә, киләчәк һөнәрләрен сайлауда да ярдәм итә. Асия Закирова әйтүенчә, бәйгенең тагын бер мөһим өстенлеге бар: җиңүчеләргә югары уку йортларына кергәндә бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләренә өстәмә 10 баллга кадәр исәпләнә.

– Без 5-11нче сыйныф укучыларын мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итәргә тырышабыз. 2023 елда 12 укучыбыз бәйгедә катнашты, шуларның берсе – Лилия Җамалиева финалга чыгып, бронза, ә 2024 елда көмеш медаль алды. 2025 һәм 2026 елда ике укучыбыз Алия Зәйнуллина, Сөмбел Уразова финалга чыгып, алтын медальгә лаек булды, – дип уртаклаша укытучы.

Фото: Алия Гаязова, "ЯҮ"

Бүген «АгроНТРИ» конкурсы тагын да киңрәк колач ала, халыкара дәрәҗәгә чыга. Татар Танае мәктәбе укучылары да яңа уңышларга омтыла. 2027 елгы бәйгегә әзерлек инде башланган. Балаларның кызыксынуы зур, чөнки конкурс аларга теорияне практика белән бәйләргә, үзләрен төрле юнәлешләрдә сынап карарга мөмкинлек бирә.

Асия Закирова өчен иң зур сөенеч – укучыларының сайлаган һөнәрләре буенча алга баруы. Лилия Җамалиева Казан дәүләт аграр университетына укырга кергән. Бюджет урыннары чикле булган шартларда конкурста туплаган өстәмә баллар аңа зур ярдәм күрсәткән. Ранил Уразов та әлеге университетта дүртенче курста белем ала һәм яхшы укый. 2025 елда тагын өч укучының югары уку йортына керүе дә укытучының тырышлыгы бушка китмәвен күрсәтә.

Балалар бакчасы да игътибардан читтә калмаган

Мәктәп белән бер бинада урнашкан балалар бакчасына косметик ремонт үткәрелгән. Бүген бирегә Әҗәл һәм Танай авылларыннан алты бала йөри. Коллективта сабыйлар санының күбрәк булуын телиләр. Моның өчен мөмкинлекләр бар, шартлар да яхшыра.

Балалар бакчасында кызлар һәм малайлар өчен бәдрәфләрнең аерым булуы да уңайлыкларның берсе. Мондый үзгәрешләр беренче карашка вак-төяк булып күренергә мөмкин, әмма көндәлек тормышта аларның әһәмияте зур.

Авылларда балалар санының артуы, яшь гаиләләрнең туган җирләрендә төпләнеп яшәве өчен уңай шартлар кирәк. Мәктәп һәм балалар бакчасының заманча, уңайлы булуы да шушы максатка хезмәт итә.

Киләчәккә ышаныч бар

Татар Танае мәктәбенең бүгенге тормышы бер мөһим фикерне раслый: авылда да сыйфатлы белем алырга, үз сәләтеңне ачарга һәм зур максатларга ирешергә мөмкин. Иң кыйммәтлесе дә шул түгелмени?


Нет комментариев