Кабак белән апельсиннан бик тәмле һәм файдалы сок рецепты
Тәмлетамак

Кабак белән апельсиннан бик тәмле һәм файдалы сок рецепты

Мин 5 кг кабактан ясадым.

Кабакны әрчеп, бик эре булмаган кисәкләргә бүлеп мискага салдым. Шуның өстенә 11 литр салкын су салдым, кайнап чыкканда 6 апельсинны мясорубкадан чыгарып салдым. Кайнады. Кабаклар пешкәч, изелә башлагач 1 кг 100 гр песок салдым, кайнаттым. Сундереп вак дуршлаг аркылы сөздем дә 2 аш калагы тулар тулмас лимон кислтотасы салып кайнатып чыгардым, күбеген җыйдым, стерильләштергән банкага тутырдым.


Марьям Миннегулова
Чыганак: 1001 КИҢӘШ


Нет комментариев