Иң мөһиме – бу мәсьәләгә зур җаваплылык белән карау
Әйтәм әле

Иң мөһиме – бу мәсьәләгә зур җаваплылык белән карау

Укучы фикере.

Узган атнада булган ракета куркынычы күпләрне, бигрәк тә мәгариф учреждениеләрендә, каушап калырга мәҗбүр итте. Мондый хәлләрдә укучыларның һәм укытучыларның иминлеген тәэмин итү, барысын да тиз һәм тәртипле рәвештә имин урынга урнаштыру никадәр мөһим икәнлеге тагын бер кат ачык күренде. Кайбер уку йортларында сыену өчен тиешле урыннар булмавы, балаларны урам аша башка бинага алып барырга туры килүе, ә кайбер мәктәпләрдә коридорларда тыгылыш барлыкка килүе борчу тудыра.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"

Болар барысы да гадәттән тыш хәлләргә әзерлекнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын күрсәтә. Ә бит, Аллаһ сакласын, мондый куркыныч берничә минут белән генә чикләнмәскә, сәгатьләр буе дәвам итәргә мөмкин. Шуңа күрә алдан ук тиешле чаралар күрү, куркынычсыз урыннарны билгеләү, эвакуация тәртибен төгәл эшләү, укытучыларны да, укучыларны да мондый очракларда дөрес гамәл кылырга өйрәтү зарур.

Иң мөһиме – бу мәсьәләгә формаль рәвештә түгел, ә зур җаваплылык белән карау. Чөнки сүз кәгазьдәге күрсәтмәләр турында гына түгел, ә балаларның һәм педагогларның гомере, сәламәтлеге һәм иминлеге турында бара.


Нет комментариев