19 октябрь көнне Казан шәһәренең Сәет Галиев исемендәге мәдәният йортында Татарстан Республикасы мәдәни-ял итү учреждениеләре мөдирләре һәм белгечләренең республика съезды узды.
«Татарстан Республикасының мәдәни-ял итү учреждениеләре: традицияләрне саклап, киләчәкне булдыру» темасына багышланган әлеге мөһим чарада республикабызның төрле районнарыннан 450гә якын кеше — мәдәният бүлекләре һәм идарәсе җитәкчеләре, мәдәният йорты мөдирләре һәм тармак белгечләре катнашты.

Съезд — тәҗрибә уртаклашу, яңа идеяләр белән танышу, мәдәният өлкәсендәге уңышларга бәя бирү һәм киләчәккә яңа максатлар билгеләү өчен зур мөмкинлек булды. Милли традицияләрне саклап, заман таләпләренә җавап бирә торган мәдәни мохит булдыру — бүгенге көндә аеруча мөһим бурыч.
Чараның иң дулкынландыргыч мизгелләренең берсе — тармакның иң яхшы хезмәткәрләрен, грант конкурсларында һәм төрле проектларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Олы Ачасыр мәдәният йорты җитәкчесе Фәния Зиятдинова да әлеге тантанада катнашты. Авыл мәдәният йортында алып барыла торган эшнең нәтиҗәсе буларак, «Иң яхшы мәдәният йорты» номинациясендә грант конкурсына әзерләнгән проект уңышлы дип табылды. Олы Ачасыр мәдәният йорты Татарстан Республикасы буенча иң яхшылар арасына кереп, 186 000 сум күләмендә грантка ия булды!
– Бу безнең өчен зур сөенеч һәм горурлык кына түгел, ә алга таба тагын да тырышып эшләү өчен зур этәргеч. Грант акчасына мәдәният йорты өчен кирәкле әйберләр алынды. Ә калган өлешенә бүгенге көндә үзешчән сәнгатьтә катнашучыларыбыз өчен матур, милли рухтагы фольклор күлмәкләре тектерелә, – дип сөйли Фәния ханым үзе.
Милли мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне, җыр-моңнарыбызны саклап калу һәм аларны киләчәк буыннарга тапшыру – безнең иң изге бурычларыбызның берсе.
Олы Ачасыр мәдәният йортының һәрбер уңышы – авылдашларның бердәм хезмәте, сәхнәгә гашыйк талантлы үзешчәннәрнең тырышлыгы һәм мәдәниятне яраткан кешеләрнең күңел җылысы нәтиҗәсе.
Алда әле яңа проектлар, яңа идеяләр һәм яңа җиңүләр көтә! Әлеге җиңүләрегез белән чын күңелдән котлыйбыз.

Нет комментариев