Чарага авылдаш хатын-кызларыбыз һәм авылыбызның оста гармунчысы Тәлгать Вәлиев килде. Гармун моңнарына кушылып, татар халык җырларын җырладык, күңел ачтык, рәхәтләнеп аралаштык. Очрашуыбызның төп темасы — халкыбызның онытыла барган матур гореф-гадәтләренең искә төшерү.
Самовар кайнап утырган, өстәл сый-нигъмәтләр белән тулган мохиттә үткән әңгәмәдә катнашучылар элекке заманнардагы авыл тормышын искә алдылар. Авыл халкының ничек яшәве, нинди һөнәрләр белән шөгыльләнүе, ничек эшләве, бәйрәмнәрне ничек үткәрүе турында җылы хатирәләр белән уртаклаштылар. Шулай ук самоварның тарихы һәм татар халкында чәй эчү традицияләре турында кызыклы мәгълүматлар алдылар.
Мондый очрашулар күңелләрне җылыта, буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыта, милли гореф-гадәтләребезне сакларга һәм киләчәк буыннарга җиткерергә ярдәм итә. Ә гармун моңы, җыр-моң һәм самовар янында бергәләп чәй эчү үзе үк күңелгә бәйрәм бүләк итә!
Кадерле авылдашларыбызга очрашуыбызда катнашулары өчен зур рәхмәт! Күңелләребез һәрчак шулай якты, йөзләребез елмаюлы, табыннарыбыз мул булсын!
Олы Ачасыр мәдәният йорты мөдире Фәния Зыятдинова.
Нет комментариев