Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Тәмлетамак

Кичке ашка тавыкның түш итеннән коймаклар әзерлибез

Ашларыгыз тәмле бусын!

Кирәк:
Тавыкның түш ите агы
2 йомырка
3 аш калагы сметана
3 аш калагы он
100 гр сыр
Тоз, борыч, яшеллек
Кыздыру өчен көнбагыш мае.

Түш итен вак итеп турыйбыз, кушабыз 2 йомырка, тоз, борыч, яшеллек, 3 аш калагы сметананы, 100 гр сырны угычтан уабыз, болгатабыз. Шушы массага кушабыз 3 аш калагы он, яхшылап болгатабыз да кызган майлы табага коймак кебек салып пешерәбез. Мин соңыннан пешереп бетергәч 15 минутка духовкага тыгып алам,тавык ите пешеп бетсен өчен. Тәмле булсын.
Пешереп карадыгызмы әле, кемнәргә ошады, кемнәр ничек пешерә, уртаклашыйк дусларым.

Рецепт авторы Мәрьям Миннегулова
Чыганак-фото: Татар халык ашлары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев