«Алтын сәгать» кагыйдәсе
#кирәклекиңәшләр

«Алтын сәгать» кагыйдәсе

2026 елның 26 октябреннән 1 ноябренә кадәр – Инсультка каршы көрәш атналыгы билгеләнә (29 октябрь – Бөтендөнья инсультка каршы көрәш көне уңаеннан)

Инсульт халык үлеме һәм инвалидлашуының төп сәбәпләреннән берсе булып кала. Шул ук вакытта риск факторларын вакытында төзәткәндә һәм халыкның хәбәрдарлыгын арттырганда, очракларның 80 %ка кадәр киметергә мөмкин.

Инсульт вакытында медицина ярдәменә вакытында һәм тиз мөрәҗәгать итү авыр нәтиҗәләр рискын киметергә ярдәм итә. Неврологиядә «алтын сәгать» кагыйдәсе бар: бу – авыру башланганнан соң 4 сәгать, бу вакытта зыян күрүчене хастаханә бүлегенә китерү зарур.

Инсульт симптомнарын вакытында сизү мөһим:

  • баш әйләнү, тигезлекне һәм хәрәкәт координациясен югалту;
  • йөз мимикасының асимметриясе;
  • сөйләм проблемалары;
  • күзләр караңгылану, предметларның икеләнеп яки тонык күренүе;
  • тәннең бер ягының оюы, зәгыйфьләнүе яки параличы;
  • кинәт каты баш авыртуы.

Әлеге симптомнар булганда, тиз арада ашыгыч ярдәмгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Валерия Феоктистова,

ЯшелҮзән медицина профилактикасы үзәгенең халыкка гигиена тәрбиясе бирү табибы


Нет комментариев