Яшел Үзән шәһәренең Советлар Союзы Герое В. Х. Хаҗиев исемендәге 7нче лицеенда махсус хәрби операциядә һәлак булган ике чыгарылыш укучысы – Денис Майоров һәм Иван Торицын истәлегенә мемориаль такта ачылды һәм «Герой парта»сы булдырылды.
14 октябрьдә узган хәтер чарасы батыр якташларның тормыш юлына, якыннарының сагышына һәм алар турындагы истәлекне киләчәк буыннарга җиткерүгә багышланды. Кайчандыр шушы лицейда белем алган, укытучылары һәм сыйныфташлары белән аралашкан егетләрнең исемнәре хәзер укучыларга батырлык, җаваплылык һәм туган илгә мөнәсәбәт турында искәртеп торачак.

Тантанада Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Нигъмәтуллин, шәһәр Советы депутаты, Яшел Үзән медицина көллияте директоры Ильмира Фатыйхова, шәһәр һәм район хәрби комиссары Илшат Паймурзин, махсус хәрби операция ветераннары һәм башка кунаклар катнашты. Лицей директоры Наталья Лукина да чыгыш ясады.

– Мондый югалтуның кайгысын сүзләр белән генә аңлатып бирү мөмкин түгел. Бүген егетләребез махсус хәрби операция зонасында үзләрен аямыйча, безнең якты киләчәгебез өчен көрәшә. Алар – чын мәгънәсендә батырлар. Без бүгенге геройларыбызны беркайчан да онытырга тиеш түгел. Алар тыныч һәм якты киләчәгебез хакына үз гомерләрен кызганмады. Егетләребезнең урыннары җәннәттә булсын, ә якыннарына күркәм сабырлык телибез, – дип билгеләп үтте ул.
Денис Майоров: бурычына тугры
Денис Николаевич Майоров 1987 елның 14 октябрендә Яшел Үзән шәһәрендә туган. 2003 елда 7нче лицейның 9нчы сыйныфын тәмамлаган. Мәктәпне тәмамлагач, укуын дәвам иткән. Еллар узса да, ул сыйныф җитәкчесе һәм сыйныфташлары белән аралашып, элемтәдә торган.
2022 елның 12 октябрендә Денис мобилизацияләнә. Хәрби хезмәт вакытында ул бүлек командиры һәм взвод командиры урынбасары вазифаларын башкара. Северодонецк, Рубежное һәм Воеводовка тирәсендәге бәрелешләрдә катнаша.
2023 елның 23 сентябрендә хәрби хезмәттә күрсәткән батырлыгы өчен «За боевые отличия» медале белән бүләкләнә. 2025 елның 4 июлендә хәрби бурычын үтәгәндә, атыш вакытында һәлак була. Россия Президентының 2026 елның 10 мартындагы Указы белән Денис Майоров үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.
Лицейда аның истәлегенә мемориаль такта ачылды. Бу хөрмәтле миссия әнисе Татьяна Равилевнага һәм сеңлесе Дарьяга йөкләнде. Алар өчен бу мизгелнең никадәр авыр булуын сүзләр белән генә аңлатып бетерү мөмкин түгел.

– Улым бу лицейга кечкенә бала булып килгән иде, биредә 9нчы сыйныфны тәмамлады. Аннары укуын дәвам итте. Мәктәпне тәмамлагач та, сыйныф җитәкчесе, классташлары белән аралашып, хәбәрләшеп торды. Махсус хәрби операция башлангач, ул озак уйлап тормады, Ватанны сакларга китте... – дип искә алды Денисның әнисе Татьяна Равилевна. Ул күз яшьләрен тыя алмады.
Ана кешенең бу сүзләрендә улын югалту сагышы да, аның белән горурлану хисе дә чагыла. Денисның исеме хәзер ул белем алган лицейда мемориаль тактада мәңгеләштерелде.
Иван Торицын: гаилә горурлыгы
Иван Иванович Торицын 1996 елның 28 маенда Яшел Үзән районында туган. 2010 елда 7нче лицейның 8нче сыйныфын тәмамлаган. 2014 елда столяр, балта остасы һәм пыялачы белгечлекләре буенча һөнәри белем алган.
2024 елның сентябрендә Иван махсус хәрби операциягә үз теләге белән китәргә карар кылып, Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзи. Ул Донецк Халык Республикасы территориясендәге Покровск–Авдеевка юнәлешендә хезмәт итә, разведка ротасының штурм взводында оператор вазифасын башкара.
2024 елның 16 октябрендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була. 2025 елның 21 маендагы Указ нигезендә үлгәннән соң «За отвагу» медале белән бүләкләнә.
Иван истәлегенә лицейда «Герой парта»сы ачылды. Аны ачу хокукы абыйсы Михаилга бирелде. Бу – гаиләсе өчен авыр югалтуны тагын бер кат искә төшергән, шул ук вакытта туганнары белән горурлану хисен дә яңарткан мизгел.

– Иван бик ярдәмчел, киң күңелле кеше иде. «Илдә шундый хәлләр барганда, мин тыныч кына яшәп ята алмыйм», – дип, махсус хәрби операциягә китте. Ул – безнең горурлыгыбыз. Без аны бик сагынабыз, – дип сөйләде Иванның абыйсы Михаил Торицын.
«Герой парта»сы – символик урын гына түгел. Ул лицей укучыларына Иванның тормыш юлын искә төшереп, җаваплылык, үз карарларыңа тугрылык һәм кеше кадере турында уйланырга этәрәчәк.
Хәтер – буыннарны бәйләүче җеп
Чарада Денис Майоров һәм Иван Торицын бер минут тынлык белән искә алынды, мемориаль такта һәм «Герой парта»сы янына чәчәкләр салынды. Тантанада яңгыраган җырлар, «Торналар» биюе һәм якыннарының чыгышлары хәтер чарасына аерым мәгънә өстәде.

Денис белән Иванның тормыш юллары төрле булса да, аларны бер лицейда белем алу һәм якыннары күңелендә тирән эз калдыру берләштерә. Бүген аларның исемнәре үзләре укыган мәктәптә аерым хәтер билгеләрендә мәңгеләштерелде.
Мондый чараларның әһәмияте мемориаль такта яки парта ачудан гына гыйбарәт түгел. Алар яшь буынга үзләре белән бер шәһәрдә, бер мәктәптә яшәгән кешеләрнең язмышлары турында белергә, якыннарының хисләрен аңларга һәм кеше гомеренең кадерен тирәнрәк төшенергә мөмкинлек бирә.
Денис Майоров һәм Иван Торицын турындагы хәтер лицейда дәвам итәчәк. Аларның исемнәре, тормыш юллары һәм якыннарының истәлекләре киләчәк буыннарга да барып җитсен.
Нет комментариев