Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Лимон кислотасында кыярлар

Түбәндәге ысул белән ябылган кыярлар бик тәмле һәм кетердәп тора.

Күп кенә теплицаларда кыярлар инде өлгерә башлады һәм кышка әзерләү чоры ачык дигән сүз. Кай арада узган бу вакыт дигәнең?!

Түбәндәге ысул белән ябылган кыярлар бик тәмле һәм кетердәп тора.
Стерильләштерелгән банкаларга баш-башлары кисеп алынган кыярларны тезәбез, берничә боҗра кузаклы әче кызыл борыч, хуш исле борчак борыч, татлы борыч кисәкләре, укроп, чия һәм карлыган яфраклары, кишердән кисеп алынган боҗралар (матур булсын өчен чәчәкләп киссәгез дә була), сарымсак салабыз.
Шулар өстенә кайнап торган су коябыз, 15-20 минут капкач томалап торабыз. Суын бушатып, кабат кайнатып чыгарабыз һәм банкага салып, 15-20 минут тотабыз. Тагын бушатып, утка куябыз һәм тозлык ясыйбыз: 1,5 л суга 4 ч.к. тоз, 8 ч.к. шикәр комы кушабыз. 5 минут кайнаткач, банкаларга тутырып, өч литрлыга берәр чәй кашыгы лимон кислотасы өстибез дә капкачлап куябыз. Банкаларны әйләндереп, суынганчыга кадәр төреп тотабыз. Аш серкәсе белән ясаганга караганда тәмлерәк килеп чыга, һичшиксез, чагыштыру өчен, ясап авыз итеп карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев