Кешенең күңеле матур булганда гына – ул матур була
Бу дөньяда нигәдер, күп михнәтләр күргән, үзләре дә җылы кулга мохтаҗлар башкаларга күбрәк ярдәм итә.
Ә мөмкинлекләре һәм көчләре булганнар читтә кала. Гомумән, хәзерге, йөрәкләрне битарафлык, «мин»лек биләп барган заманда чит кешеләрнең бәласен үзенекедәй кабул итүчеләр һәм булышырга атлыгып торучылар бик аз. Безгә Васильево бистәсенә баргач, шундый искиткеч ханым белән танышып, аралашу насыйп булды. Әңгәмә барышында аның олы йөрәклелегенә, авыр язмышлылар тормышына шатлыклы мизгелләр, яктылык бүләк итү өчен әллә ниләр эшләргә әзер булуына сокландык.
Зөһрә ханым Сәетбатталова безнең районга Әстерхан якларыннан күчеп килгән. Язмышы – күңел сыкратырлык фильм төшерерлек. Шуның кадәр яралы йөрәгендә сәламәтлекләре авыр хәлдә булган балаларга ярдәм итәргә көч каян таба икән дип, шаккатырлык.
Аның волонтерлык эшчәнлеге Әстерханда башлана һәм аның сәбәпчесе – табиблар ялгышлыгы белән өч яшендә инвалидка әйләнгән кызлары Аделина. Температура белән хастаханәгә кергән кыздан пунктуацияне дөрес алмыйлар һәм аның шуннан умыртка баганасы кәкерәя башлый.
– Ул вакытта баламны терелтү өчен йөрәгемне чыгарып бирергә әзер идем! – дип, күз яшьләре белән сөйли Зөһрә ханым. – Табиблар ярдәм итә алмагач, Кашпировский, Чумаклар, әби-бабайлар да калмады – кемнәргә йөреп бетмәдек тә, нинди генә ишекләр какмадык. Бала барыбер терелмәде. Аңа ничек тә дәва табу өчен баш иеп барган инстанцияләрдә дә, эштә дә яратмадылар, эшлисең килми, тегендә-монда, больничныйга йөрисең дип, битәрләделәр. Гади кешегә беркайда да юл юк. Минем бу хәлемә ачуым килде һәм мин дә төшеп калганнардан түгел дип, КПСС комитетына яздым. Менә шуннан башланды. Сәламәтлек саклау министрлыгына шалтыратканнар, шундый зарлы хат килде, дип. Күзләренә шырпы булып кадалган Сәетбатталовадан Зөһрә Зиннуровнага әйләндем. Баланы табибларга күрсәтергә алып барырга, хәтта самолетка билетларга кадәр алып бирделәр. Менә шуны әйтәсем килә: больницадамы яки башка урыннардамы, үзегезгә карата түбәнсетү, битарафлык белән очрашасыз икән, югарыга язарга, шалтыратырга курыкмагыз. Үзләре кебек үк кеше затларына карата начар мөгамәләре өчен тиешлесен алсыннар. Без моңа хокуклы. Кеше кешегә ярдәмчел булырга тиеш. Тик ул вакытларда җәмгыять тә башка төрле иде шул әле, «рай»комнар иде, хәзерге кебек «ад»министрацияләр түгел. Беренче иҗекләренә игътибар итегез.
Бервакыт, кызы белән Мәскәүдә чираттагы дәваланудан кайткач (Аделинага 12 яшь була инде), Яңа ел бәйрәменә баралар, анда сәламәтлекләре чикле балалар чакырыла. Моңарчы шәһәрдә инвалидларны бар дип тә белмиләр, алар өчен чаралар уздырылмый. Зөһрә ханымнан ахырда сүз әйтүен сорыйлар.
– Мин шундый үзенчәлекле балалы гаиләләрне берләшергә өндәдем. Толстойдагы кебек, бер себеркегә бәйләник, чөнки аерым ботакны сындырасы җиңел, дидем. Бу 1991 ел иде. Залдагылар минем инде оешмам бар диеп уйлаган, тотындылар язылырга. Бер кәгазь бите дә юк, каяндыр картон кисәге белән карандаш табып, исем фамилияләрен яздылар. Шулай итеп оешырга туры килде, бер подвалда урын таптык. 1300 кеше җыелдык! Менә шуннан волонтерлык эшчәнлегем башланды дисәң дә була. Инвалид балаларның (әмма минем аларны болай атыйсым килми!) көннәренә якты нур, әз генә булса да бәйрәм кертү өчен тырыштык, андыйларның да тулы тормыш белән яшәргә хаклары барлыгын белгерттек, –дип искә ала әңгәмәдәшебез. – Кызыбыз да үсеп җитте һәм ул бездән дә акыллырак булып чыкты: «Шөкер, миңа ярдәм итәргә әти исән, син бар, әни, мин законнарны өйрәнергә, укырга һәм үзем кебекләргә ярдәм итәргә телим», диде. Әстерхан балык сәнәгате институтының юридик факультетына укырга керде. Актив булды, кафеларда алып баручы буларак чаралар уздырды, мин аның өчен сценарийлар яздым. Менә шулай яшәү планнары белән йөргәндә, дүртенче курста укыганда яңгыр астына эләгеп, салкын тидерде дә, 2001 елның ноябрь аенда мәңгелеккә китеп барды…
Ата-ана өчен баласын югалтуның ни дәрәҗәдә авыр кайгы булуын язып тору кирәкмидер. Хатын-кыз әле ул елап булса да күңел халәтен җиңеләйтә, ә ир кеше эчтән сыза. Әтиләре Искәндәрнең йөрәге бу ачы хәсрәтне күтәрә алмый. 2006 елда, нибары 53 яшендә вафат була. Зөһрә ханыма шулай итеп ике якын кешесен җирләргә туры килә. Үзенең дә күңеленә төрле уйлар керә, якты дөнья белән хушлашасы килгән мизгелләре күп була. Әле ярый янында олы кызлары Гөлнара зур терәк булып, әнисе яныннан китми. Аның Татарстанны күрәсе килү теләген дә исеннән чыгармый ул. Һәм интернеттан эзләп, әнисенә «Васильевский» шифаханәсенә юллама ала. Аннан сихәтләнеп Әстерханга кайткач, кызы аңа: «Әни, әйдә, синең теләгең бар, сеңлемнең эшен дәвам итәсең килә икән, эшлә», ди. Зөһрә ханым шулай итеп, баш-аягы белән шунда чума. Аның эшен ошатып, Казанга конференциягә чакыралар. Шунда ул «Васильевский»да ял иткәндә танышкан Равия исемле хатыннарда яшәп тора. Залесныйдагы Тимер юл техникумында тәрбияче булырга тәкъдим итәләр. Яшәргә бүлмә бирәләр. Казанга югары уку йортына керү өчен әз генә балл җитми калган оныгы да әлеге техникумга укырга керә. Тора-бара икенче оныгы белән кызы Гөлнара да Татарстанга тартыла. Әстерханда алып барган инвалид балаларга ярдәм итү эшчәнлеген Зөһрә ханым инде биредә дәвам итә һәм аңа кызы да, оныклары да кушыла.
– Иң беренче юлы инвалид балалары булган гаиләләргә Яңа ел белән котларга бардык. Мин Кыш бабай, оныгым Кар кызы булып киенде. Шыгыр-шыгыр ап-ак кар өстеннән атлыйбыз. Менә шул аклык миңа бигрәк тә ошый, Әстерханда юк бит ул, ява да, пычракка әйләнеп эреп бетә. Кәеф яхшы, хәзер бит безне килгәнгә бала сөенәчәк, дип уйлыйм. Урамда ун яшьләр тирәсендәге балалар мәш килеп көлешә, кар бабай ясый. Адрес буенча кердек һәм югалып калдым. Әле генә урамда бер кайгысыз, бәхетле балаларны күрдем һәм биредә башыннан аягына кадәр гипска чорналган «хрустальный» бала. Һәм, беләсезме, минем «хәлләрең ничек» дигән сорауга, авызын ерып, баш бармагын күрсәтте! Ничек Кыш бабай ролен башкарып чыкканымны да хәтерләмим! Шуның кадәр күңелем тулды! Сау-сәламәт кешеләр юк-барга, күп итеп яуган карга, артык яктырткан кояшка, тормышка зарланып ризасызлык белдерә. Ә монда тормышның бөтен матурлыгыннан мәхрүм шушы бала авызын ерып «во!» ди! Чыккач үксеп-үксеп еладым. Шуннан кызым әйтте, әни син болай эшли алмыйсың, син безгә сәламәт килеш кирәк, башка бармыйсың, диде. Шуннан ир оныгым Кыш бабай, кыз оныгым Кар кызы булып киенде.
Зөһрә ханым олы йөрәкле булуы аркасында, техникум тулай торагында тәрбияче булып эшләгәндә, микроинсульт ала. Анда яшәүче өч студентны азык-төлек кибетеннән әйбер урлап чыкканда тоткарлыйлар һәм төрмәгә утырту белән куркыталар. Кибет җитәкчелеге белән сөйләшеп, үз кесәсеннән акча түләп, ул егетләрне коткарып кала һәм борчылудан үзе хастаханәгә эләгә. Аннан чыккач, тынгысыз эшеннән азат итәләр. Торыр урыны да шунда булганлыктан, аннан да чыгарга мәҗбүр була. Фатир арендаларга туры килә. Тырышып, кызы ипотекага фатир алып бирә. Бүгенге көндә хокук белгече Гөлнарасы Зөһрә апа өчен тормышында иң зур терәк.
Әңгәмәдәшебез хәзерге вакытта «Васильево» шифаханәсенең күңел ачу үзәгендә эшли. Волонтерлык эшчәнлегеннән дә туктаганы юк. Махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм, кирәк-ярак озату белән шөгыльләнә, волонтерлар белән «Ялкын» ансамбле оештырганнар, инвалид балалары булган гаиләләр белән «Йөрәктән – йөрәккә» төркеме аша тыгыз элемтәдә тора. Ураза вакытында алар белән кафеда ифтар уздырганнар, «Ихлас» мәчетендә, шулай ук, җыелганнар, биредә балаларга җылы аяк киемнәре һәм акчалата бүләк таратылган.
Октябрь аенда үзенчәлекле балаларга «Ярдәм» мәчетендә аш оештырып, 65 яшьлек юбилеен билгеләү хәстәрен күреп йөргәндә, Зөһрә апага шалтыратып, күкрәгендә икенче стадияле яман диагнозның раслануын хәбәр итәләр. Бу аяз көнне яшен суккандай була. Туган көн турында онытып, операциягә ятарга туры килә.
Язмышның шундый сынаулары аша узуына карамастан, Зөһрә апа ярдәмгә мохтаҗларга җылы кулын сузарга һәрвакыт әзер. Кызы, ике оныгы, бер оныкчыгы, кылган изгелекләре, кешеләргә, дөньяга карата мәхәббәте аңа яшәү көче бирә. Башкаларның да бу кырыс заманда мәрхәмәтлерәк, киң күңеллерәк булуларын тели ул.
«Кешенең күңеле матур булганда гына – ул матур була», ди.
Зөһрә апага игелекле гамәлләре өчен Аллаһ Тәгаләнең рәхмәт-шәфкатенә ирешеп, авыруларга бирешмичә, бәхетле яшәвен телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев