Ялганлау турында
Әтиле уллы юлда баралар икән. Малай әтисенә нәрсәдер сөйләгән һәм дөресен әйтмәгән. Әти кеше аның алдавын сизгән һәм шуннан соң ул...
– Хәзер, улым, без күпергә җитәбез. Ул гади түгел, ә могҗизалы: дөресен сөйләмәүчеләр астында убыла торган, – дигән.
Улы моны ишеткәч куркуга калган, һәм аны алдавы турында әйткән. Күпергә аяк баскан болар. Кинәт әтисе астында күпер убылган һәм ул аска очкан.
– Мин дә бит сине алдадым, – дип серен чишкән әтисе ярга йөзеп чыккач, – могҗизалы күперләр булмый.
Гыйбрәт: уйламыйча әйтелгән сүзләр кайвакытта мондый гына да нәтиҗәләргә китерми...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев