Балык мае
Бер хуҗа, кемнеңдер эт өчен бик тә файдалы дигән киңәше буенча, доберманына балык мае бирергә булган. Көн саен карышкан этенең башын бот араларына кыстырып, авызын көчләп ачтыра да, майны тамак төбенә сала ди. Бер көнне...
Бер көнне эт моңардан ничектер ычкынган һәм балык мае идәнгә түгелгән. Аннары, хуҗасын шаккатырып, кире килгән дә, идәнгә җәелгән майны ялый башлаган.
Шуннан аның балык маен эчәргә түгел, ә аны бирү ысулына карышканлыгын хуҗасы аңлаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев