Рус бистәсендә татар мәктәбе ачу – халкыбыз тарихында якты эз
Милләтемнең гаме –яшәвемнең яме, Шулай булган, шулай булачак…
Әлеге шигъри юлларны яшәү рәвеше шигаре иткән милләт кызларыбыз тарих битләреннән билгеле Сөембикәләр заманыннан бирле, шөкер, бар. Алар безнең арабызда яши, эшли, гаилә учагын саклый һәм халкыбызга хезмәт итеп, иҗтимагый тормыш эчендә кайный. Күренекле эшләре белән Васильево бистәсенең елъязмалар китабында лаеклы урынны биләп, районыбыз тарихына кереп калачак Мәүлиһа ханым Вазыйхова әнә шундыйлардан.
Узган ел ахырында җитмеш яшьлек күркәм юбилеен билгеләгән язмам герое бүгенге көндә дә тынгы белми, чөнки кул кушырып утыру аның күңел халәтенә туры килми. Ул бистәнең «Ак калфак» иҗтимагый берләшмәсен җитәкли һәм биредә яшәүче татар хатын-кызларын берләштереп, милләтебезнең гореф-гадәтләрен, традицияләрен югалтмау юнәлешендә генә түгел, махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә ярдәм итү буенча да бик зур эш башкаралар.
Лаеклы ялга чыкканчыга кадәрле хезмәт юлы да бик кызыклы, мөһим вакыйгаларга бай Мәүлиһа ханымның. Руслар күпчелекне тәшкил иткән бистәдә телебезне саклап калуда көрәштә җиңеп, татар мәктәбен ачуга ирешкән һәм төрле киртәләрне, аяк чалуларны горур узып, унике ел гамәлдә булган мәктәптә тугыз ел директор вазифаcын башкарган шәхес ул.
Ә бит яшьлегендә сайлаган һөнәре һич кенә дә мондый нәтиҗәләргә китереп чыгарыр дип уйларлык түгел. Язмышның үз планнары дип, белми әйтмиләрдер шул. Югыйсә, Балык Бистәсе районының Югары Тегермәнлек авылында биш балалы Хәсәнша агай белән Галия апа гаиләсендә беренче булып дөньяга аваз салган кыз ничек итеп Зеленодольск районының Васильево бистәсендә татар мәктәбе ачып йөрер иде икән?
Унынчы сыйныфны тәмамлагач, Мәүлиһа апа да бик күп яшьләр кебек, Казанга юл ала. Дәүләт университетының кичке бүлегенә, химия факультетына укырга керә.
– Ул вакытта химия заманы иде бит, бик кызыклы иде. Олимпиадаларда катнаштым, лаборатория эшләрен яраттым. Кичке бүлектә укыгач, әлбәттә инде эшкә дә урнаштым. Уку белән беррәттән унҗиде яшемдә «Тасма»да химиядә эшли башладым. Кулыма диплом алгач, Фәнни-тикшеренү институтына күчтем. Шуның кадәр яратып эшләдем, бик кызыклы иде минем өчен, – дип искә ала яшьлек елларын әңгәмәдәшем. – Ул вакытта әти-әниләрем Васильевога күченгәннәр иде. Әтине 23 февраль белән котларга килдем. Кайтып, озак та үтмәде, артымнан диярлек, энекәшем янына бер егет килеп керде.
Әлбәттә, үз куллары белән бәйләгән күлмәк кигән зифа буйлы, чәй табыны әзерләп йөрүче сылуга егетнең күзе төшми буламы?! Аның, иртәгә нишлисең, дигән соравына, ул елларда ук актив кыз: «Сайлауларда агитатор булып йөрим, шунда булам, вакытым юк», дип җавап бирә. Шул көннән Яхъя кыз янына килеп йөри башлый. Август ахырында яшьләр кавыша. Тормышның рәхәтен дә, михнәтен дә уртак иткән ул көннән бирле 43 ел вакыт үтеп киткән.
– Берникадәр төп нигездә яшәгәннән соң, үзебезгә ярты йорт сатып алдык. Бер нәрсәсез, 9 квадрат метрда яши башладык. Өйне мичкә утын ягып җылытабыз. Өстәл дә юк, газ плитәсе өстенә куна тактасы куеп табын әзерли идек, – дип, хатирәләр белән уртаклаша Мәүлиһа апа. – Ике айдан кызыбыз туды. Ирем бик тырыш, барысын да булдыру өчен эшләде, мин Яхъяга бик рәхмәтле. Гомер буе ярдәмчел булды. «Стройдеталь» оешмасында тепловозда эшләде, йөри-йөри ике бүлмәле кооператив фатир алдык. Мин үзем «Стекольный»да эшләдем. Икенче бала белән декретка чыктым. Бик экономияләп акча җыйдык. Фатирыбыз Казанда иде, шунда тора башладык. Йортны да зурайтырга дип әз-әзләп төзелеш материаллары юнәткән идек. Караучысы, яшәүчесе булмаган йортны килде-киттеләр кереп, туздырып, урлап әрәм итәрләр, дип, кире Васильевога кайттык. Инде яңадан «Стекольный»га эшкә кермәкче идем, бер апа миңа киңәш бирде. Нигә әле син эшкә мәктәпкә бармыйсың, диде. 2нче мәктәпнең директорына кердем дә, сездә эшләр идем, дидем. Декрет ялына китүче укытучы урынына татар теле укытырга чакырдылар. Ул заманнарда татар теле үсте, рус балалары да тартыла башлады. Берничә укытучы берләшеп, метод-берләшмә оештырдык, мин җитәкчесе булдым. Милли җанлы кешеләр татар сыйныфлары ачу өчен янып йөри башладык. Рус мәктәбендә татарча укыту оештырдык. Ул вакытта чын татар теле укытучысын табу да авыр иде. Балаларының татарча белем алып та, югары уку йортларына керә алачакларына әти-әниләрне дә ышандырырга туры килде. Ул вакыттагы 2нче мәктәп директоры Геннадий Петрович та каршы килмәде, шулай итеп ул эш әкрен-әкрен кузгалды. Аерым укыту өчен бина, барлык кирәк-яраклар, әсбаплар һ.б. кирәк. Мәсьәләләр күп. Депутатларга чыга башладык, Сәрия Сабурскаяга, Рәзил Вәлиевкә мөрәҗәгать иттек. Бу юнәлештә эш башлаучыларга бик күп тырышырга туры килде. Боз кузгалды. Район башлыгы Когогин иде ул вакытта, татар мәктәбе ачарга рөхсәт булды һәм бина да бирделәр. Ә аны кемгә тапшырырга? Мине тәкъдим иттеләр. Аның шуның кадәр җаваплы, зур эш икәнен белсәм, бәлки алынмас та идем. Монда да иремә рәхмәтлемен, әгәр дә аның ярдәмен тоеп тормасам, тагын да авыр булыр иде.
Әйе, бу йөкне тартырга алынган 43 яшьлек Мәүлиһа ханыма рус бистәсендә татар мәктәбен ачып, бик күп проблемаларны хәл итәргә, әлеге уку йортының дәрәҗәсен күрсәтергә һәм кирәклеген исбатларга туры килә. Яраклаштырылмаган иске бинаны төзекләндерергә, штат тупларга, балаларны җәлеп итәргә кирәк була. Эш бик авыр шартларда башланса да, үҗәтлек, тырышлык, бердәмлек белән алга атлыйлар. 47 бала җыела, шулай итеп, 1-5нче сыйныфлар белән татар мәктәбе ачыла. Сыйныфларда уртача унар бала була. Васильевоның 1нче һәм 2нче мәктәпләрендә татар сыйныфлары ябыла.
Көне-төне йокы күрмичә, зур кыенлыклар, авырлыклар белән ачтык мәктәпне. Бинасы бик иске иде. Унике ел эшләде, шуның тугыз елын мин җитәкләдем. Анда белем алган балалар безгә бүген дә рәхмәтле. Чөнки коллективыбыз белән бөтен күңелебезне биреп, сынатмаска тырышып, йөз аклыгыбызны саклау өчен эшләдек, төпле белем бирергә тырыштык. Чөнки татар мәктәбендә укучылар башкалардан калышмаска гына түгел, югарырак булырга тиеш иде. Йөри-йөри яңа мәктәпкә нигез –фундамент салынды. Шөкер, бистәбезнең татар балаларына яңа мәктәптә үз телебездә белем алу насыйп булды.
Әлбәттә, вакытында титаник тырышлык белән эшләп киткән татар мәктәбенең бүгенге көндә башкарак статуста эшен дәвам итүе дә яхшы. Әмма шул елларда милләт сагына багышланган хезмәт, анда милли тәрбия алып чыккан тулы бер буын тарихи әһәмияткә ия. Васильево бистәсе өчен бу зур казаныш һәм горурлык.
Ә Мәүлиһа апаның иҗтимагый эшләрдән, әйткәнемчә, туктаганы юк. Дин юлындагы хаҗия булуы аны тагын да җаваплырак һәм кирәклерәк гамәлләр белән бәйли.
Яхъя абыйның бөтен эшне белгән алтын куллары булдырган ике катлы йортта, шөкер, кызлары Алсу һәм Алия гаиләләре, сөекле оныклары дәү әниләре пешергән тәмлүшкәләр тулы түгәрәк өстәл артында еш очраша. Якын кешеләрнең кадерлесе булып, таныш-белешләрнең ихтирам-хөрмәтен тоеп, кирәкле булып, алдагы көннәрдә дә саулыкта яшәргә язсын сезгә. Тормышыгызда салган якты эздән башкалар да үрнәк һәм көч алсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев