Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Бытбылдык йомыркасы анемия һәм рахиттан файдалы

Бытбылдыкның тән температурасы 42 градус булганга, алар беркайчан да инфекцияле авырулар һәм сальмонеллез белән сырхауламый.

Димәк, тавык йомыркасыннан аермалы буларак, аныкын курыкмыйча чи килеш тә эчә алабыз һәм организмны туклык­лы матдәләр комплексына баетабыз. Әгәр дә балагызда диатез икән, бытбылдык йомыркасы аның өчен иң кулае. Аны ашатып, яшь организмда кальций кытлыгын киметәсез.
Тавык йомыркасы белән чагыштырганда, бытбылдыкныкында В1 һәм В2 витамины 2,5 тапкырга, калий, тимер һәм башка микроэлементлар, аминокислоталар биш тапкырга күбрәк.
Бытбылдык йомыркасының кабыгы составы кеше сөягенеке белән тәңгәл. Ул сөяк мие кан эшләп чыгару функциясен стимуллаштыра. Анемия һәм рахиттан файдалы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев