Безнең якларда да Тукай эзе калган
И кардәшләр, кул тотышып алга барыйк, Башка милләтләрнең хәлен карап карыйк; Мәдәният мәйданында урын алыйк — Егла-тора алга таба атлыйк имди. Гыйлем белмәс хайваннарга без охшамыйк, Тырышмактан, тырмашмактан һич бушамыйк; Диңгез якасында торып, без сусамыйк — Хөрриятнең диңгезләре ташый имди. (Г.Тукай, «Дусларга бер сүз»)
Халкыбызның сөекле, иҗаты аша милләттәшләрен мәгърифәткә, мәдәнияткә, иреккә өндәгән шагыйре Габдулла Тукай дөньяга килгәнгә быел 138 ел. Аның бөеклеге инде күптән мәңгеләштерелгән һәм бүгенге заманда да, туган көнендә генә искә алалар, дию дөрес булмас иде. Аны бит татар сибелгән бөтен дөньяда беләләр. Бөтен җирдә Тукай язмышына кагылышы булган кечкенә генә истәлекне дә кадерләп саклыйлар.
Безнең районда да бар аның эзләре. Һәм ниндиләре әле! Әнисе ягыннан йөрәк җылылыгы туган иткән, яраткан Бибисаҗидә апасы турында һәрберебез кечкенәдән үк бәләкәй Апуш истәлекләреннән укып беләбез. Менә аның кызы Өммеһанияне язмыш юллары сугыш башлангач Бәчеккә мөгаллимә итеп китерә. Алар әнисе белән яшәгән нигезнең хәзер инде урыны гына бар һәм авыл халкы кадерләп, тәртиптә тоткан каберлекләре.
Биредә быел да Тукайның туган көнен зурлап, башкалабыздан Галиәскәр Камал исемендәге театр артисты Фәнис Җиһанша, Бәчектә туып үскән нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров, Зеленодольск районы музейлар берләшмәсе җитәкчесе Резедә Данилова, шигъри җанлы якташыбыз, Олы Шырдан егете Ирек Сафин кебек иҗади кунаклар чакырып, әйтеп узган нигезнең «капка төбендә» уздырдылар.
Авылдашлары өчен мондый матур бәйрәм чарасын оештыручыларның башында авыл имамы, Түбән Урысбага җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин тора һәм һәрвакыт аның һәр эшендә иң беренче ярдәмчесе, терәге – хатыны Гөлнара. Ә инде Урысбага мәдәният йорты коллективы: мөдир Люция Садриева, китапханәче Лилия Сәлимханова, техник хезмәткәр Миләүшә Гыймадиева, шулай ук, һәрчак бер команда булып эшли. Бу юлы алар бергәләшеп Габдулла Тукайның «Шүрәле»сен бик матур итеп, сәхнәләштереп күрсәтте. Былтыр ролен Хәйдәр үзе башкарды. Мондый матур чарадан, әлбәттә, балалар читтә каламы соң?! Фәнис, Рәшит, Ирек абыйларын, Олы Шырданнан, шулай ук, кунак булып килгән, Былтырның аты булып уйнаган һәм шигырьләр укыган Наҗия апалары Хәсәновадан да уздырырга тырышып, тамаша кылырга килгән авыл халкының алкышларына лаек булып, берсеннән-берсе остарак итеп шигырьләр сөйләде. Бәйрәм шундый рәхәт, гади, иркен атмосферада узды. Чөнки беркемнең дә чыгышына чик куелмаган, никадәр сөйлисең килә – шуның кадәр сөйлә. Рәшит Сабиров инде ул үз репертуарында, аның искиткеч сөйләвенә берничек тә битараф кала алмыйсың. Шул урамнар чирәмендә тәгәрәп үскән малай булгангадыр, авылдашлары һичшиксез аның белән горурлана һәр сүзен бик якын кабул итә.
Ә Фәнис Җиһанша өчен Бәчек авылы һәм биредә бөек шагыйрьнең якын кешеләре яшәве зур ачыш булган:
– Әле менә монда килер алдыннан Казанда, Рәисебез Рөстәм Миңнеханов катнашында Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында булдым һәм хәзер сезнең каршыгызда чыгыш ясыйм. Чакыруыгызга ихлас рәхмәт. Минем авылда уздырылучы бөек шагыйребез туган көненә багышланган чарада беренче катнашуым. Һәм Тукаебызның яраткан апасы Бибисаҗидәнең соңгы көненә кадәр Бәчектә кызы белән яшәве, биредә җирләнүе минем өчен яңалык. Каберләренә чәчәкләр салып, догалар укып кайттык һәм сезнең алда шагыйрьнең Коръәнгә багышланган «Китап» дигән шигырен укып үтәсем килә, – дип, чыгышын башлады халык артисты.
Һава торышының җиләс һәм әзрәк болытлы булуы да бәйрәмнең иләмен җуймады. Чара бик матур, традицион нотада – барлык катнашучыларның күмәк «Туган тел» җырын башкаруы белән тәмамланды. Бәчектә узган Габдулла Тукайның 138 еллыгына багышланган көн анда булган һәркемнең күңелендә уелып калачак. Ә кайткан кунаклар өчен ул әле Бибисаҗидә кызы Өммеһания мөгаллимә булып эшләгән мәктәптә дәвам итте. Әйе, Бәчектә ул мәктәп әле исән, авыл балалары кайчандыр белем алган вакыттагы кебек саклана. Яңа уку елын каршыларга җыенгандай парта-идәннәре ялтыратып буялган, укытучы өстәлендә укыту әсбаплары әзер.
– Мәктәп тә, авылыбыз кебек үк, Фәнис Җиһаншада зур тәэсир калдырды. Ул, бу мәктәпне, һичшиксез, музей итеп сакларга кирәклеген әйтте. Без инде аны үзебез дә күз карасыдай саклыйбыз. Беренче укытучы, башлангыч мәктәп – авылның һәр баласы өчен иң кадерле истәлек, – дип башлады сүзен Хәйдәр Сибгатуллин, уздырылган чара турында сорауларыбызга җавап бирүен дәвам итеп. – Нигә үзеңә өстәмә мәшәкать тудырып, шулай зурлап Тукайның туган көнен уздыруны оештырасың, диючеләр булды. Ул, бернәрсә эшләмәсәң дә көн уза. Әмма бөтен нәрсәгә «әй» дип кенә карасаң яшәүнең мәгънәсе дә калмый. Негатив болай да күп, менә шул позитивка күчсен дип телибез инде. Бөтен әйбер яхшылыкка корылган булса иде. Шундый бөек шәхеснең якын кешеләре җирләнгән, үзләреннән соң истәлекләр калдырган, Тукай эзе калган авыл була торып, ничек аны искә алмаска була?
Минһаҗетдин мулла кулъязмалары табылды, китап булып басылды. Бу бит безнең өчен зур горурлык. Ленин бабай турында анекдот искә төште: бер малайның әтисе өенә кайткан да, улына, бүген Ленинның туган көне, дип әйткән. Тегесе әтисенә, бүген алайса кунакка барабызмы, дип шаккатырган. Тукай да шундый көнгә калмаса иде. Бу бит бездән тора. Шундый чаралар уздырып, авыл халкына да бәйрәм ясыйсы, күңелләрен күтәрәсе килә. Фәнис Җиһаншаны авылыбызга кайтарып, халык белән аралаштыру теләге бар иде, ул хыял да чынга ашты. Авыл тормышына нинди дә булса яңалык, үзгәреш кертәсе килә. Менә Бәчекнең 810 еллыгын уздырасы килү планы белән йөрибез. Ул да чынга ашсын иде. Менә шулай. Габдулла Тукайның туган көне бик матур узды дип уйлыйм. Барлык катнашучыларга, ярдәм итүчеләргә зур рәхмәтләремне җиткерәм. Алга таба да шулай бергәләшеп авылыбызны яшәтик. Барысы да үзебездән тора. Һәр көн һәркемгә нинди дә булса шатлык китерсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев