Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Бурычлар дөрес куелса, үтәп булмаслык мәсьәләләр юк»

Хәзер күбрәк ПОЗиС дип аталучы, ә халык телендә барыбер Серго заводы булып йөрүче, шәһәребезне шәһәр итүдә төп роль уйнаган зур сәнәгать оешмасында озак еллар хезмәт итүче якташларыбыз турында мәкаләләр циклын дәвам итәбез.

Бу юлы булачак язмабыз герое белән аралашу өчен заводка шәхсән барырга, аны 51 ел буе үзенә бәйләп торганэш урынында күрергә, андагы атмосфераны тоярга булдык. Һәм дөрес эшләгәнбез. Чөнки редакциябезгә чакырган булсак, сөйләү буенча гына Рафис ага Заһидуллинның ни дәрәҗәдә гомере буе тугры калган һөнәре белән бербөтен булуларын, аның ни дәрәҗәдә эшен яратуын аңлап бетерә алмас идек. Заводның нәрсә икәнен һәркем күз алдына китерә аладыр. Кинолардан күреп булса да цех эчендәге станоклар гөрелтесе, тимер-томырны кисү, тишү, очлау процессыннан чыккан тавышларны да беләбез. Әлбәттә инде, моны чиста эш дип әйтеп булмый. Әмма шундый шартларда да хезмәт урынын идеаль дип әйтерлек тәртиптә тотарга мөмкин булуын үз күзләребез белән күрдек.

Рафис абыйның һәр станогы ялт иткән, тузан-фәлән төшмәсен өчен нигезләре капланган, беркайда аунап яткан нәрсә күрмәссең, һәр деталь, һәр шөреп размерлары күрсәтелеп, аерым әрҗәләрдә урнашкан. Һәм, хәтта, компьютерының клавиатурасы да, пычранмасын өчен, полиэтиленга төрелгән булуы аның ни дәрәҗәдә пөхтә һәм сакчыл кеше икәнен күрсәтә. 

Заводта, Радик Хәсәнов директор итеп билгеләнгән еллардан башлап, тезләнгән оешманы аякка бастыру максатында бер нәтиҗәле ысул буларак «Сакчыл җитештерү» («Бережливое производство») төшенчәсе принциплары буенча эшли башлыйлар. Менә бу юнәлештә дә әңгәмәдешебезне үрнәк итеп куярлык. Ярты гасырдан артык яраткан заводына тугры булган Рафис Заһидуллинның үзе белән дә бераз таныштырып узыйк инде.

Тумышы белән күрше Чуваш респу-бликасының Козловский районында урнашкан татар авылы Кармыштан ул. Укырга кергәнчегә кадәр авылда әбисе карамагында була, мәктәпкә барыр вакыты җиткәч әти-әнисе аны Зеленодольскига алып китә. Ә инде үсеп, кулына өлгергәнлек аттестаты алган егет үз юлын тиз таба. Аңа эш сайларга, үзләренең слесарь-лекальщик һөнәрләренә чын мәгънәсендә гашыйк, бик тырыш туганнары зур этәргеч була. Озак уйлап торасы да юк, үзендә зур кызыксыну уяткан белгечлекне үстерү өчен Рафис машина төзү тармагында Татарстанда иң зур предприя тиеләрдән саналган Серго исемендәге заводны сайлый.

Бу 1973 елның августы була. Менә шул көннән ул инструментлар җитештерү цехында үзенең хезмәт юлын башлый. Алдан өйрәнчек булып урнаша, аннары тиз арада тәҗрибә туплап, лекальщик-мастер булып «үсә». 1974-1976 елларда Совет армиясе сафларында хәрби бурычын үтәгәннән соң да үз урынына кайта, осталыгын үстерү, оешмага файда китерү өстендә даими эшли.

– Тәҗрибәм арткач, өстәмә инструментчы-слесарь квалификациясен алдым, һөнәрем буенча барлык күнекмәләргә ия булдым. Эшеңне яраткач, бернәрсә дә кыен түгел,барысын да сың, эзләнәсең, сың. Үтәп булмаслык әмма дөрес куелмаган һәм шул вакытта кыенлыклар туарга мөмкин. Хәтта бу очракта да, үз эшеңнең остасы икәнсең, грамоталы төзәтмә кертеп, җайларга була. Безнең эш миллиметрга кадәр бик тә төгәллекне ярата. Сызымнарда, детальләрнең шаблоннарындагы ялгышлыкларны тәҗрибәле күз белән шунда ук күреп аласың, төзәтәсең, –дип бүлешә, үзенең эшләнмәләрендә беркайчан да төгәлсезлекләргә юл куймаучы Рафис абый.

Ун еллар тирәсе элек, ул уйлап чыгарган җитештерү технологиясе буенча эшләнгән штампларның берсенә, хәтта патент алган. Инструмент хәзергәчә төгәл итеп үз функцияләрен үти, ә инновацион технологиясе заводта югары сыйфатлы унар мең әһәмиятле һәм ышанычлы детальләр җитештерүдә нигез булып тора. Бүгенге көндә яхшы детальләр һәм сызымнар әзерләүдә процесска җитәкчелек тарафыннан ун еллар элек компьютер технологияләрен кертү бик зур ярдәм итүен дә ассызыклый әңгәмәдәшем.

Хәзер биредә рәхәтләнеп эшләргә дә эшләргә – бөтен шартлар бар бит, искиткеч! Заводка директор итеп Радик Хәсәнов билгеләнгәнче,
монда хәлләр мөшкел иде, оешма тезләнгән иде инде. Ул килгәч бик зур үзгәреш ләр башланды, үзенең ныклы кулы белән дөрес җитәкчелек итүе аркасында бүгенге көндә ПОЗиС дөньякүләм дәрәҗәгә иреште. Туксанынчы еллар башындагы завод белән хәзергесен чагыштырып та булмый – җир белән күк арасы. Заказлар бар, хезмәт хакы канәгатьләнерлек, эш урыннары уңайлы, чиста – тагын нәрсә кирәк?! Шуңа күрә, әле хәл барында өйдә утырасы килми, яраткан заводыма файда китерәсе килә, – ди, әле дә яшьләр кебек җиңел гәүдәле, җитез РАФИС абый.

Аның кебек тырыш хезмәткәрләрен завод та, әлбәттә, бәяли. Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары, төрле бүләкләр турында әйтеп тә тормыйм инде, Рафис Тәлгать улы (паспорт буенча Тольгат –әмма татарларда андый исем юк, элек документлар тутырганда рус милләте вәкилләренең ничек ишеткән, шулай язганлыктан килеп чыккан хатадыр дип уйлыйбыз) дәүләт бүләгенә – «Россия Федерациясенең атказанган машина төзүчесе» дигән мактаулы исемгә лаек шәхес. Хезмәттәшләре арасында да хөрмәтле
ул, аның турында кемнән сорасаң да, гел яхшы сүз генә ишетәсең.

 

– Без Рафис Тәлгатович белән ун елдан артык таныш һәм аның белән эшләве бик җайлы. Нинди генә эш булмасын – һәрвакыт җиренә җиткереп, сыйфатлы итеп башкара, нинди генә очрак булмасын, булышырга әзер, бервакытта да каршы килми, – ди, оснастка һәм инструментлар җитештерү мастеры Рафаэль КУЧКАРЕВ. – Көтелмәгән авария яки катлаулы мәсьәләләр туган вакытта аның төпле киңәше гел ярдәмгә килә. Һәрвакыт ачык йөзле, киң күңелле. Шулай бергәләшеп эшлибез. Аның кебекләр күбрәк
булсын иде.

Инде җитмеш яшенә якынлашып килүче Рафис абыйның әлегәчә эшләп йөрүенә карата фикерен белү өчен, аның 44 ел бергә гомер кичергән тормыш иптәше Флюра апа белән дә аралашып алдык:

Әллә кайчан әйтәм, булды, җитте, дим. Кая, тыңламый, эшсез тора да алмый ул. Мин бакча дим, ә ул заводка чаба. Элек иртән сәгать алтыда
чыгып китә иде эшкә, хәзер биштән. Кичен дә вакытында кайта алмый, гел ни дә булса эшләп тоткарлана. Гомер буе мин дә ияләштем инде. Исәнсау гына булсын дим, – дип уртак лашты, үзедә бик актив Флюра ханым.

Аның үз куллары белән искиткеч итеп сыннар, тере чәчәкләр, коедыр, өйдер кебек композицияләр белән бизәлгән Комсомольская урамындагы 23нче йорт ишегалды яныннан узганда туктап сокланмаган, фотога төшермәгән кеше сирәктер.

Бик юмор хисле дә ул. Рафис абый белән танышуларын да бик кызык итеп искә алды:

– Төрләмә ягына кайтучы электричкада күрдек бер-беребезне. Мин аңа күз салдым да, шундый чиста киенгән, чибәр чуваш егетләре дә бар икән, дипуйлап куйдым. Ул да: «Нинди чибәр чуваш кызлары бар икән», дип уйлаган. Аннары сөйләдек инде боларны бер-беребезгә көлешә-көлешә, танышкач. Поезддан төшкәч, икебезнең дә юллар бер якка булып чыкты. Мин Василье- во кызы, апаларга кунакка кайта идем, ә ул дәү әнисенә. Шулай ике еллап очрашып йөрдек тә (мин Казанда мед училищеда укый идем ул вакытта), бик үҗәт булды, көн саен килә иде, гаилә кордык. Ике улыбызны – Ренат белән Рөстәмебезне тәрбияләп үстердек, кеше иттек. Хәзер сөеп туймаслык дүрт оныгыбыз бар, алар тормышыбызның яме, мәгънәсе.

 Рафис абый белән Флюра апага сокланмый мөмкин түгел. Икесе дә хезмәт сөючәннәр, тормышны яратып гомер итәләр. Алга таба да сәламәтлеккә зарланмыйча, юмор хисен югалтмыйча, эштә дә, өйдә дә кирәк булып яшәргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев