Кәрзинне онытма
Берәүнең әтисе картайган, хәлсезләнгән. Көчкә җан асрый икән. Улы аны карап туйган һәм аңардан котылырга карар кылган...
Әтисен кәрзингә утырткан да, бик биек тау башына алып менеп куйган. Китәргә генә җыенган, ә әтисе аңа:
– Улым, мине монда алып килгәнеңә үпкәм юк, әмма кәрзинеңне үзең белән ал! – дигән.
– Ниемә ул миңа? – дип сораган улы.
– Сине монда китерү өчен улыңа кирәге чыгар...
Гыйбрәт: дөньялыкта көннәрең озынайсын дисәң, әти-әниеңне хөрмәтлә һәм зурла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев