Социаль фондның Татарстан бүлеге хәбәр итүенчә, 2026 елның гыйнварыннан бирле республикада 5 меңнән артык гаилә ана капиталы сертификатында калган 10 мең сумны берьюлы акчалата алып, үз ихтыяҗларында кулланган.
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Аның үзенчәлеге – ул гаиләнең керем дәрәҗәсенә яки балаларның яшенә бәйсез рәвештә бирелә. Күләме сертификатта калган суммага туры килә, ләкин 10 мең сумнан артмаска тиеш. Бу акчаларны гаилә үз карамагына алып, теләсә нинди максатларга сарыф итә ала.
Гариза бирү дә җитә
Сертификат хуҗасына «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша гариза бирү яисә Татарстан Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итү җитә. Гариза 12 эш көне эчендә карала, аннан соң акча 5 эш көне дәвамында күчерелә.
Мөһим шарт: гаризаны тутырганда, сертификат хуҗасының үз исәп-хисап счетын күрсәтүе кирәк. Акча ир яки хатынның, башка туганнарның счетына күчерелми. Сертификатта калган акча күләмен «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинетта, яисә Социаль фонд бүлегенә яки күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп белергә мөмкин.
Капиталның күләме
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итүенчә, быел беренче балага ана капиталы – 728 921 сум, икенчесенә исә 963 243 сум тәшкил итә. Бу акчаны торак шартларын яхшыртуга, балаларга белем бирүгә, ананың тупланма пенсиясенә яки өч яшькә кадәрге балага айлык түләүгә кулланырга мөмкин.
«Әгәр сертификатта 10 мең сум күләмендә акча калса, гаилә аны берьюлы ала һәм үзе теләгәнчә тота ала», – дип билгеләп үтте Эдуард Вафин.
Өстәмә мәгълүмат
Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Социаль фондның хезмәтләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында, шулай ук социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларында табарга мөмкин.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итәргә була. Төбәк линиясе тәүлек буе эшли, шалтырату бушлай.
Нет комментариев