Татар мәктәбенең үзәге - туган тел, әдәбият, тарих, гореф-гадәт, мәдәниятне саклау һәм үстерү. Бу милли үзенчәлекне саклау өчен мөһим. Туган тел укытучысы буларак, мин дә нәкъ менә шуңа гимназиядә эшләргә карар кылдым.
Педагогик тәҗрибә туплау да минем өчен мөһим. Монда кыйммәтле методик база, заманча белем бирү алымнарын кулланган тәҗрибәле укытучылар эшли. Даими рәвештә төрле чаралар уздырыла. Фәнни-гамәли укулар, бәйгеләр, башка өлкәдәге мәктәпләр белән видеоэлемтә аша аралашу дисеңме... Кыскасы, гимназиябез гөрләп тора. Укучыларыбызны да милләтебез горурланырлык шәхес итеп тәрбияләргә тырышабыз. Кешелекнең киләчәге, Ватан язмышы, гаилә бәхете киләчәктә шәхес булачак баланың менә бүген нинди тәрбия һәм белем алуына бәйле.
Гибадуллина Гөлназ
туган (татар) тел укытучысы
Нет комментариев