Тел - ул аралашу чарасы гына түгел, бу халык җаны. Әгәр дә без татар мәдәниятенең яшәвен телибез икән, ул өйләрдә генә түгел, мәктәп диварларында да яңгырарга тиеш.
Мин шуңа күрә, татар мәктәбен сайладым. Татар телендә үткәрелгән һәр дәресебез - тере, сулышлы, заманча булып калуына бер адым ул. Әлбәттә, кыенлыклар була. Кайвакыт балалар беренче сыйныфка килә, һәм аларның сөйләшү дәрәҗәсе аксый. Алар аңлыйлар, ләкин сөйләшергә оялалар. Ул чагында мин ачуланмыйм. Һәркемгә җылы, сабыр якын киләм. Без бергәләп сүзләрне тикшерәбез, катлаулы терминнарны тәрҗемә итәбез, уйныйбыз, көләбез. Аннары кинәт күрәм: бала үзе, берни әйтмичә, татарча җавап бирә. Күзләре яна. Һәм бу вакытта мин үз урынымда, үз юлымда икәнемне аңлыйм.
Гүзәл Вафина
Башлангыч сыйныф укытучысы
#мөгаллим
Нет комментариев